Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр социаль контракт төзеп кар чистарткыч алырга мөмкин

-“Социаль контракт” нигезендә дәүләт ярдәме бар дип ишеттем, аны ничек алып була икән?

 Ильяс.

Әлеге уңайдан сорауларыбызга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  район бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина җавап бирде.

-Рушания Солтановна, беренчедән,  гади генә итеп әйткәндә, социаль контракт нәрсә ул?

-Социаль контракт ул - авыр тормыш хәлендә калган аз керемле гражданнарга үз эшен ачарга яки эш табарга теләүчеләргә ярдәм итү коралы.

-Аны нинди максатларга төзергә мөмкин?

-Социаль контрактны эш эзләү, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген башкару, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, авыр тормыш хәленнән чыгу өчен төзергә мөмкин.

- Әлеге ярдәм суммасы күпме?

-2021 елда эш эзләү өчен социаль контракт төзегән гражданнарга 4 ай дәвамында, ай саен 10 мең 622 сум күләмендә пособие түләнә.

Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге (үзмәшгульлек) буенча бер тапкыр бирелә торган түләү күләме – 75 мең сум.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча шулай ук 75 мең сум түләү каралган.

Әлеге уңайдан безгә төрле кешеләр мөрәҗәгать итә, араларында элеккеге студентлар, эш югалткан гражданнар, пенсия алды яшендәге кешеләр дә бар.

-Шәхси ярдәмче хуҗалыклар контракт кысаларында нәрсәләр сатып ала ала?

-Йорт кошлары (тавыклар, казлар, үрдәкләр), бозаулар, сарыклар һәм башкалар – кыскасы, йорт хайваннарының һәм кошларның теләсә нинди төрен.

Быел шәхси эшкуарлык (үзмәшгульлек) буенча социаль контрактлар кулинария эше, “тырнак” бизнесы, эретеп ябыштыру, агач эшкәртү, бижутерия ясау хезмәтләре төрләре буенча төзелде.

-Үзмәшгульлеккә үлән чапкыч, мотоблок, кар чистарту җайланмасы, төзелеш кораллары сатып алырга мөмкинме?

-Әйе, әлбәттә, бүлеп бирелгән ярдәмгә җиһазлар сатып алып, гражданин үзен ел әйләнәсе хезмәт хакы белән тәэмин итә ала.

-Димәк, контракт төзергә карар кылган кеше сезгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

-Әйе, без һәр эш көнендә (дүшәмбе-җомга), 8дән 17.00 сәгатькә кадәр, күп функцияле үзәк бинасының икенче катында кабул итәбез, тел. 8(84396) 2-29-38.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев