Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр Сабан туен тансыклады

Сабан туен тансыкладык, чөнки үткән елда, короновирус белән  бәйле мондый күмәк бәйрәмнәргә җыела алмадык. Быел әлеге милли бәйрәмне район үзәгендә - 12 июньдә, авылларда 13 июньдә уздырырга планлыйлар. Шул уңайдан райондашларыбызның фикерен белергә булдык.

Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән): - Сабан туен көтеп алабыз, балалар кайта, туганнар җыелыша, аны очрашу бәйрәме дисәң дә артык булмас. Бу көнне бәлеш һәм башка төрле тәмле ризыклар пешә. Сабантуйга бармый калганым юктыр, аеруча, атлар чабышын карарга яратам. Элек аны күзәтү мөмкинлеге юк иде, хәзер рәхәтләнеп карыйбыз. Аннан бәйрәмнең ачылышын карарга мәйданга ашыгабыз, бигрәк матур күренеш инде. Мәйдан буйлап кыр батырлары узганда күзләргә яшьләр килә. Кыскасы, кем кайсы уенда катнашырга яки күзәтергә тели, бар да ачык күренә, трибуна бик җайлы эшләнгән. Мөмкинлек булганда, Тукай, Иске Кади һәм Түбән Чегодай авылларындагы Сабан туйларын да калдырмаска тырышабыз.

Әмил Гайнанов (Туймәт): - Сабан туе көтеп алынган бәйрәм инде ул. Район үзәгендәге бәйрәм бик яхшы оештырыла. Ат чабышларын, көрәшне бик яратып карыйм, авылдашларга көч биреп торам. Мәйдан бөтен яктан да яхшы күренә, трибуна халык өчен уңайлы итеп эшләнгән. Хәзер автомобильләр күп, шулай булса да һәркемгә урын җитә, машина кую урыннары күп һәм җайлы. Сабан туе дуслар, классташлар, туганнар белән очрашу урыны да. Былтыр милли бәйрәмебез булмагач, быел аны нык тансыкладык.

Ирина Митяева (Чирмешән): - Татар халкының милли бәйрәме безнең уртак бәйрәмгә әйләнде, бер елны да аны калдырмаска тырышам. Сабан туеның ачылышын бирелеп күзәтәм, ул һәр елны үзенчәлекле итеп оештырыла, шунысы бик ошый. Ат чабышының бүләкләү өлешен карарга яратам. Миңа ошаган тагын бер мизгел – Сабан туе - очрашу урыны. Күп еллар күрешмәгән танышларны да очратырга була бәйрәмдә.

Рәсимә Мәгъсумова (Бәркәтә): - Дөресен әйтим, район Сабан туенда күптән булганым юк, анда мәйдан бик матур итеп эшләнгән дип ишеткәнем бар. Җае чыкса, барасы килә. Бәркәтәдә милли бәйрәмебезне бик матур оештыралар, уеннар да үзенчәлекле һәм кызыклы, бүләкләр дә яхшы. Халыкка ял итәргә, мәйданны күзәтергә дә җайлы, мәйдан тирәсендәге агачлар җилдән һәм кояштан саклый.

Салават Хәйруллин (Лашман): - Сабан туе ул – дуслар белән очрашу урыны кебек. Мәйдан һәркем өчен уңайлы эшләнә, бар да яхшы күренә, сатучылар һәм сатып алучыларның үз мәйданы. Автомобиль кую урыннары да җитәрлек.

Марс Галәүтдинов (Чирмешән): - Гомер-гомергә, башта Сабан туе авылларда үткәрелеп, аларда җиңгән батырлар, үз авыллары данын яклап, район Сабан туенда көрәште. Ничектер, быел бәйрәм авылларда икенче көнгә кала. Кемгә ничектер, бу хәл миңа бер дә ошамый. Элеккеге тәртип үзгәрмәсен иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев