Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр академия һәм собор төзелешенә өлеш кертәләр

Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзеләчәк. Бу хакта Указга узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде. 21 майда, Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көндә Болгарда академия төзеләчәк урында нигез ташы салынган. Аны 2017 елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла....

Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзеләчәк.

Бу хакта Указга узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде. 21 майда, Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгән көндә Болгарда академия төзеләчәк урында нигез ташы салынган. Аны 2017 елның 1 сентябренә ачу планлаштырыла. 21 июльдә Казан Изге Ана иконасы соборының беренче нигез ташын куелган. Ул Казан Богородица монастыре территориясендә төзеләчәк.
-Халык ярдәме белән тарихи объектларны торгызуда бай тәжрибәбез бар, -диде район мәдәният йортында Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим итү кичәсендә "Яңарыш"-"Возрождение" фондының административ Советы рәисе Юрий Камалтынов. - Кол Шәриф мәчетен төзегәндә дә , Благовещение соборын төзекләндергәндә дә махсус фондлар оештырылды. 2010нчы елны тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу максатыннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән "Яңарыш" фонды булдырылган иде. Изге эшкә өлеш керткән халык ярдәме белән Болгар шәһәрчеге һәм Свияжск утраучыгы бер үк вакытта сафка бастырылды. Казан Кремле һәм Болгар шәһәрчеге ЮНЕСКО исемлегенә кертелү дә безнең өчен зур горурлык.
Бүген Казан Изге Ана иконасы соборының да, Ислам академиясенең дә проект - смета документлары әзер. Аларны яңадан булдыру республика өчен зур вакыйга булачак. Әлеге изге эштә, билгеле, дәүләт тә катнашачак, әмма халык ярдәменнән башка аны башкарып чыгып булмый, чирмешәнлеләр дә читтә калмас дип ышанам.
Очрашуда дин әһәлләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
-Безнең Чирмешән җирендә төрле милләт вәкилләре дус, тату гомер кичерә, - диде үз чыгышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Районда республика программалары тормышка ашырылып килә, мәгариф учреждениеләре, мәдәният үзәкләре , фельдшер - акушерлык пунктлары ремонтлана, яңалары төзелә. Район халкының тормыш шартлары яхшыра бара. Әлеге изге эшләрдән райондашларыбыз да читтә калмас дип өметләнәм. Бу гамәлләребез безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined