Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнледән законсыз сакланган сугыш кирәк-яраклары алынган

01 135нче янгын частеннан белешүебезчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 25 хәбәр алынган, шушы вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да матди зыян белән. Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүчедән законсыз сакланган 12 һәм 16 калибрлы...

01 135нче янгын частеннан белешүебезчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 25 хәбәр алынган, шушы вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да матди зыян белән.

Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүчедән законсыз сакланган 12 һәм 16 калибрлы патроннарны һәм өч тимер банка дарыны алганнар.

Бергә яшәүче хатынга тән җәрәхәтләре ясаган өчен утызимәнле ир-ат җинаять җаваплылыгына тартыла.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 11 административ беркетмә төзегәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 52 кешене ачыклаганнар.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 15-18 чакырту кергән. Фельдшер әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 8 кеше ОРВИ белән чирләү сәбәпле чакырткан. Хроник авыручылардан, югары кан басымы белән чакыртулар да еш булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 44 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сугыш кирәкяраклары