Белеп торыгыз
Чирмешәнгә кыш килә
Бүген төнлә беренче кар яуды. Туңдыруын туңдырмады, әмма интернетка күз салсаң, синоптиклар киләсе көннәргә Чирмешәндә нольдән түбән температура вәгъдә итә.
Октябрь аеннан кышка керәбезме, анысы ничек булыр, һәрхәлдә ярыйсы ук салкынайтачак. Ышаныргамы, юкмы, инде иртәгәсе көнгә үк төнлә минус 4 градус булачак, диләр. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төнгә сакынлык 8 градуска...
Бүген төнлә беренче кар яуды. Туңдыруын туңдырмады, әмма интернетка күз салсаң, синоптиклар киләсе көннәргә Чирмешәндә нольдән түбән температура вәгъдә итә.
Октябрь аеннан кышка керәбезме, анысы ничек булыр, һәрхәлдә ярыйсы ук салкынайтачак. Ышаныргамы, юкмы, инде иртәгәсе көнгә үк төнлә минус 4 градус булачак, диләр. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төнгә сакынлык 8 градуска ук төшәчәк, ди.
Дөрес, ай уртасында янә җылытып алачак. Синоптиклар фаразы шундый.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә кичекмәстән автомобильләренең көпчәкләрен кышкыга алмаштырырга киңәш итә. Авторсервисларда бу эшкә чиратлар бар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев