Бүген төнлә беренче кар яуды. Туңдыруын туңдырмады, әмма интернетка күз салсаң, синоптиклар киләсе көннәргә Чирмешәндә нольдән түбән температура вәгъдә итә.
Октябрь аеннан кышка керәбезме, анысы ничек булыр, һәрхәлдә ярыйсы ук салкынайтачак. Ышаныргамы, юкмы, инде иртәгәсе көнгә үк төнлә минус 4 градус булачак, диләр. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төнгә сакынлык 8 градуска...