Чирмешәндәге ярминкәдә Шентала фермерлары да сату итте
Чирмешәндә узган атнада ярминкә булды. Анда Шентала районының Карабиккол авылы фермерлары җитештергән продукция дә алып килгәннәр. Күршеләрдә, әлеге бер фермерда бөртеклеләрдән ярма ярдыралар, сөттән каймак, эремчек, тагын әллә нәрсәләр ясыйлар икән. 1000 баштан күбрәк сыерлары бар, ди. Эшлиләр, булдыралар. Бу ярминкәдә казлар һәм үрдәкләр, он, бал, үсентеләр, бөртек, яшелчеләр, гөмбә...
Чирмешәндә узган атнада ярминкә булды. Анда Шентала районының Карабиккол авылы фермерлары җитештергән продукция дә алып килгәннәр.
Күршеләрдә, әлеге бер фермерда бөртеклеләрдән ярма ярдыралар, сөттән каймак, эремчек, тагын әллә нәрсәләр ясыйлар икән. 1000 баштан күбрәк сыерлары бар, ди. Эшлиләр, булдыралар.
Бу ярминкәдә казлар һәм үрдәкләр, он, бал, үсентеләр, бөртек, яшелчеләр, гөмбә дә саттылар. Бер чиләк бәрәңгегә - 250, бер кило кәбестәгә 12 сум сорыйлар. Бозаулар 20-30 мең сум тора. Кием-салым да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев