Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “яшел фуражкалылар“ бәйрәм итте

Туган як тарихы музеенда Чик сакчысы көне уңаеннан "Яшел төсең белән горурланам" исемле күргәзмә оештырылды. Ул июнь ахырына кадәр эшләячәк. Биредә районда яшәүче 15ләп чик сакчысының альбомнарын, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, значокларын, хәрби киемнәрен күрергә була. Районда йөзләп чик сакчысы яши икән, тик шуларның өчесе генә күргәзмәне ачу тантанасында катнаша...

Туган як тарихы музеенда Чик сакчысы көне уңаеннан "Яшел төсең белән горурланам" исемле күргәзмә оештырылды. Ул июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Биредә районда яшәүче 15ләп чик сакчысының альбомнарын, Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, значокларын, хәрби киемнәрен күрергә була. Районда йөзләп чик сакчысы яши икән, тик шуларның өчесе генә күргәзмәне ачу тантанасында катнаша алган.
Күтәмәдән Александр Семайкин 60нчы елларда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән, запастагы капитан. Ул бик теләп үзенең истәлекләре белән уртаклашты, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр аны бирелеп тыңладылар. Балалар бу очрашуга чик сакчыларына багышлап ясаган рәсемнәрен дә алып килгәннәр. Күргәзмәгә килүчеләр әлеге рәсемнәр белән дә таныша ала.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Күргәзмәләр Музейлар

2
X