Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә котельныйларны кабыздылар

Чирмешәндәге үзәк һәм элеккеге "Сельхозтехника" йортындагы котельныйлар 18 сентябрьдә җылылык бирә башлады. Район үзәк больницасы котельныен бер атна элек үк кабызганнар иде. Ә Боз сараенда торбалар август аенда ук җылынды. -Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында плюс 8 градустан күтәрелмәсә, без котельныйларны кабызырга тиеш, - ди "Чирмешән коммуналь челтәрләре" начальнигы...

Чирмешәндәге үзәк һәм элеккеге "Сельхозтехника" йортындагы котельныйлар 18 сентябрьдә җылылык бирә башлады.

Район үзәк больницасы котельныен бер атна элек үк кабызганнар иде. Ә Боз сараенда торбалар август аенда ук җылынды.
-Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында плюс 8 градустан күтәрелмәсә, без котельныйларны кабызырга тиеш, - ди "Чирмешән коммуналь челтәрләре" начальнигы Рәфыйк Хәйдаров. - Бүген котельныйлар тәүлек буе эшли, температураны 44 градус тотабыз. Дөрес, көннәр җылытса казаннарны сүндереп торырбыз.
Гомумән, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" карамагындагы барлык котельныйлар да төзек, эшли, операторлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан