Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә коронавирус йоктыручы юк, ә Яшел Үзәндә бу чирдән бер кеше үлгән

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән. Авыруларның 24се больницаларга озатылган, 47се өйдә дәвалана – аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Ни кызганыч, COVID-19 инфекциясе Яшел Үзән районында 70 яшьлек кешенең гомерен өзгән. Әлеге ир-атны 11 май көнне бик авыр хәлдә больницага китергән булганнар. Бу - республикада үлем белән тәмамланган тугызынчы очрак.  

Татарстанда 21 майга коронавирус йоктыруның барлыгы 2546 очрагы теркәлгән, 1452 кеше аннан савыккан. Чир соңгы тәүлектә иң күбе Казанда – (45 очрак), Яр Чаллыда (17) теркәлгән. Апаста, Арчада, Питрәчтә – икешәр, Балтач, Биектау, Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев