Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә Чыршы бәйрәмнәре бәла-казасыз узсын

Үзләрендә Чыршы бәйрәмнәре уздырырга теләүче оешма, учреждение җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белгечләреннән алдан ук рөхсәт алырга тиешләр. Яңа ел чаралары вакытында объектта янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, дежурныйлар да билгеләү зарур. Бәйрәмнәрне матур чыршы янында үткәрү күңелле инде анысы. Әмма саклык, уяулык хакында онытмау мөһим. Әйтик, чыршыларны кәгазь уенчыклар, мамык белән...

Үзләрендә Чыршы бәйрәмнәре уздырырга теләүче оешма, учреждение җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белгечләреннән алдан ук рөхсәт алырга тиешләр. Яңа ел чаралары вакытында объектта янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, дежурныйлар да билгеләү зарур.

Бәйрәмнәрне матур чыршы янында үткәрү күңелле инде анысы. Әмма саклык, уяулык хакында онытмау мөһим. Әйтик, чыршыларны кәгазь уенчыклар, мамык белән бизәү куркыныч икәнен барыбыз да белә, алар тиз янып китүчән. "Яшел кунак"ны икенче каттан да югары куярга киңәш ителми. Аның "тамыры" нык беркетелгән булырга тиеш: авып китеп ут-фәлән чыкмасын.
-Чыршы керү-чыгу юлларын капламасын, ботаклары түшәмнән, стенадан 1 метр ераклыкта булсын. Янгын сүндергечләрне - огнетушительләрне дә ерак куймавың хәерле. Чыршы янында шырпы кабызу, тәмәке тарту, ачык ут куллану тыела, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин. - Махсус җиһазланмаган урыннар булмаса, сәүдә нокталарыннан пиротехник җайланмалар сатарга ярамаганлыгы хакында бер язган идек инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңа ел Чыршы бәйрәмнәре