Үзләрендә Чыршы бәйрәмнәре уздырырга теләүче оешма, учреждение җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белгечләреннән алдан ук рөхсәт алырга тиешләр. Яңа ел чаралары вакытында объектта янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше, дежурныйлар да билгеләү зарур.
Бәйрәмнәрне матур чыршы янында үткәрү күңелле инде анысы. Әмма саклык, уяулык хакында онытмау мөһим. Әйтик, чыршыларны кәгазь уенчыклар, мамык белән...