Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урман хуҗалыгында - яңа җитәкче

Узган елны урманчылык инспекторлары административ тәртип бозу турында 8 беркетмә төзегәннәр, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, законсыз рәвештә урман кисү, санитар таләпләрне үтәмәгән өчен дә. Урман хуҗалыгы директоры Альберт Шамилов бүген монда булган җыелышта үз докладында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Сүз уңаеннан, ул Мамадыш районы урманчылыгына...

Узган елны урманчылык инспекторлары административ тәртип бозу турында 8 беркетмә төзегәннәр, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, законсыз рәвештә урман кисү, санитар таләпләрне үтәмәгән өчен дә.


Урман хуҗалыгы директоры Альберт Шамилов бүген монда булган җыелышта үз докладында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Сүз уңаеннан, ул Мамадыш районы урманчылыгына җитәкче итеп билгеләнде, анда китә.

Чирмешән урманчылыгының еллык йомгаклау җыелышында катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин урман хуҗалыгының яңа директоры постына, элек районда җитәкче урыннарда эшләгән Илдус Кәримовны тәкъдим итте.

-Альберт Фәрхетдиновичка эше өчен зур рәхмәт һәм аңа яңа эш урынында уңышлар телибез, - диде район җитәкчесе. - Урман хуҗалыгы - җаваплы тармак. Безнең районда бу өлкәдә зур проблемалар юк. Шулай да мин сезгә продукция җитештерү күләмен арттырырга киңәш итәм, бәлки үзегезнең сәүдә ноктасын - кибет ачарга кирәктер. Бу инде яңа җитәкче адресына тәкъдимнәр.

-Соңгы 11 елда район урманнарында бер янгын очрагы да теркәлмәде, - диде үзенең чыгышында "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Рәвхать Мотыйгуллин. -Моңа халык арасында аңлату эшләрен актив алып бару, урман инспекторларының оператив эшләве, даими патрульлек итү, урман участоклары арендаторлары белән тыгыз элемтәдә эшләү һәм янгынга каршы кисәтү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә ирешә алдык дип була. Узган елны янгынга каршы 180 километр арада минеральләштерелгән полосалар ясалды, 182 километрда яңарту эшләре алып барылды. Безнең төп максат - яшел байлыгыбызны янгыннардан гына түгел, законсыз кисүдән, корткычлардан һәм авырулардан саклау, урманнарны торгызу һәм яңарту, яшь үсентеләр утырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined урман хуҗалыгы