Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында октябрьдә гаилә корырга теләүчеләр юк

Районда октябрь аенда гаилә корырга теләүчеләр юк, район ЗАГС бүлегенә бер гариза да кермәгән. Әлеге ноябрь аенда гаилә корырга теләүче парлар берәү генә.

Агымдагы елның сентябрендә район ЗАГС бүлеге 5 парның никахын рәсмиләштергән, ел башыннан – 48. Үткән елның бу чорында 70 яшь гаилә барлыкка килгән булган.

Сентябрьдә гаиләләр тату яшәгән

Бәхеткә, районда сентябрьдә бер гаилә дә таркалмаган. Үткән елның шушы аенда да аерылышучылар булмаган. Ел башыннан 22 пар таркалган, ә 2019 елның бу чорында – 27.

Тугыз айга – 51 бала

Районда быел, нибары, 51 сабый туган, шуларның бишесе – сентябрьдә. Үткән елның бу чорында исә 78 йортта бәбәй туйлары узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев