Чирмешән районында авылларга маршрут автобуслары йөри башлады
Белеп торыгыз

Чирмешән районында авылларга маршрут автобуслары йөри башлады

12 майдан муниципаль маршрутлар буенча рейслар ачылды. Элек йөргән тугыз маршрут буенча да автобуслар хәрәкәте яңартылды.

Шулай ук район үзәгендә дә автобус йөри. Ә шәһәрләргә кайчан рейслар ачылачагы әлегә билгеле түгел.

- Коронавирус таралуны кисәтү максатында пассажирлар медицина битлекләре һәм перчаткалар кияргә тиеш, - ди Чирмешән автотранспорт предприятиесе бухгалтеры Татьяна Игнатьева. - Саклану чаралары булмаган пассажирлар автобуска утыртылмый.

Фото: архив.


Нет комментариев