Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы Бәркәтә авылына юл шомара

Аерым йомышың төшмәсә бу көннәрдә Бәркәтәгә бармавың хәерлерәк, чөнки монда күләмле эш - юл төзелеше бара, техника тавышы төнлә дә тынып тормый, юлларны урап-урап узарга кирәк. "Алексеевскдорстрой" оешмасы белгечләре Чирмешән ягыннан, Кармалка борылышыннан башлап диярлек 10 километр 900 метр арадагы юлны киңәйтәләр, нигезен ныгыталар, вак таш салалар һәм беррәттән асфальт...

Аерым йомышың төшмәсә бу көннәрдә Бәркәтәгә бармавың хәерлерәк, чөнки монда күләмле эш - юл төзелеше бара, техника тавышы төнлә дә тынып тормый, юлларны урап-урап узарга кирәк.


"Алексеевскдорстрой" оешмасы белгечләре Чирмешән ягыннан, Кармалка борылышыннан башлап диярлек 10 километр 900 метр арадагы юлны киңәйтәләр, нигезен ныгыталар, вак таш салалар һәм беррәттән асфальт та түши баралар. Монда дистәләгән техника эшли, байтак эшче дә җәлеп ителгән. Бер бригада суүткәргеч торбаларны алыштыру һәм ремонтлау белән мәшгуль. Бу арада 15 торба урнашкан икән. Аларның өчесен алмаштырганнар, калганнарын ремонтлаганнар, озынайтканнар. Мин барган көнне осталар юлның иң катлаулы участогындагы иң зур торбаны монтажлау белән шөгыльләнәләр иде. 4кә 2,5метрдагы бетон торбаны өлешләп җыйдылар.

-Елховой ягыннан 4 километр 200 метр арада ремонтны "Татнефтедор" җәмгыятенең Зәй идарәсе башкарачак, - ди район башлыгының төзелеш эшләре буенча ярдәмчесе Илдус Кәримов.- Монда Бәркәтәнең 2 километр арада әйләнгеч юлын да төзекләндерү каралган. Гомумән, Бәркәтә юлын ясауга "Татнефть" җәмгыяте 245 миллион сумга якын акча бүлеп бирде.

Моннан тыш, быел нефтьчеләр акчасына Түбән һәм Югары Кармалка, Туймәт, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Кармыш авылларындагы кайбер урамнар юлларына вак таш салу ниятләнә. Бу эшләрнең бер өлеше инде башкарылган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәркәтә