Чирмешән районы товар җитештерүчеләре тирә-күрше шәһәрләрдәге ярминкәләрдә дә сату итәләр
Белеп торыгыз

Чирмешән районы товар җитештерүчеләре тирә-күрше шәһәрләрдәге ярминкәләрдә дә сату итәләр

Районның товар җитештерүчеләре тирә-күрше шәһәрләрдә узучы ярминкәләрдә дә сату итәләр.

Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр бер тапкыр Лениногорскига, алты тапкыр Әлмәткә товар алып бардылар.

Әлмәтлеләргә “Чирмешән” кооперативы – пилмән, голубцы, Кара Чишмәдән Рәфис Илалов ит тәкъдим иттеләр, кемдер сөт һәм бал сатты, алып барган ризыклары кире кайтмады.

-Ярминкәләргә бару-кайту өчен тотылучы ягулык чыгымнары Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша субсидияләнә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. –Ярминкәдә сату итү районның товар җитештерүчеләре өчен бик уңайлы мәйданчык.


Нет комментариев