Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең 100 еллыгын лаеклы каршы алалар

5 октябрьдә милиция белән бергә барлыкка килгән Россия җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенә 100 ел була. Чирмешән эчке эшләр бүлегеннең әлеге хезмәтендә дистәләрчә якташларыбыз үз бурычларын намус белән үтәделәр – бүләкләргә лаек булдылар, хезмәттәшләренең һәм халыкның хөрмәтенә ирештеләр.

Безнең район территориясендә эшләгән беренче “сыщиклар“ турында мәгълүматлар аз сакланган. Шунысы мәгълүм, милиция барлыкка килгәндә тәүге хокук сакчылары, җинаятьчеләрне эзләүчеләр арасында Михаил Арзамасов, Петр Казачков, Егор Зайцев, Михаил Малешин, Петр Манечкин, Михаил Колесников, Вильям Хуҗиханов исем-фамилияләре еш очрый.

Төрле елларда җинаятьчеләрне эзләү бүлеген милиция майорлары Михаил Пестов, Юрий Макаров, Рәсим Акчурин, Шәүкәт Талипов, полиция подполковнигы Наил Мостафин, милиция капитаны Илдар Кәримов, милиция майоры Николай Прокопьев, полиция подполковниклары Вячеслав Яковлев һәм Хәлил Шараповлар җитәкләделәр. Бүген әлеге бүлекне полиция капитаны Илнар Җиһаншин җитәкли.

Район полиция бүлекчәсендәге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренә багышланган стендта Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Андин портреты бар. Иван Андреевич милиция органнарында 1936 елда эшли башлый. Сугыш елларында фронтка җибәрелә. Хәрби бүләкләргә ия була һәм сугыштан соң янә шул хезмәтенә керешә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Таһир Батыршин Төньяк Кавказда тәртип саклауда катнаша. Ул “Криминаль милициянең иң яхшы хезмәткәре“ һәм “Россиягә хезмәт иткәне өчен“, “Кавказдагы хезмәте өчен“, “Үз бурычына тугрылык өчен“ күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Күп кенә хезмәткәрләр тормышларын куркыныч астына куеп җинаятьчеләрне тоткарлауда катнашалар.

Олы хезмәттәшләренең эстафетасын полициянең яшь хезмәткәрләре кабул итеп алды.

-Бүген җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә биш хезмәткәр, барысы да – югары белемле, - ди әлеге хезмәт начальнигы, полиция капитаны Илнар Җиһаншин. -Рәйханә Хафизова, Илшат Галимов, Эдуард Макаров, Владимир Гласнов үз бурычларын намус белән, җиренә җиткереп башкаралар, тәртип булдыруга, җинаятьләрне булдырмауга һәм аларны ачуга зур өлеш кертәләр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев