Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән кибетендә искергән балык сатканнар

Күптән түгел Чирмешәндә яшәүче берәү район үзәгендәге эре сәүдә челтәренә караган бер кибеттән срогы чыккан сөт һәм балык ризыклары сатылуына шикаять белдергән. Сатып алучының дәгъвасы кулланучылар хокукларын яклаучыларның тикшерүеннән соң да раслана. -Контроль тикшерү вакытында без әлеге кибеттән саклану срогы чыккан биокефир эчемлегенә, балык турамаларына һәм салкын ысул белән ысланган...

Күптән түгел Чирмешәндә яшәүче берәү район үзәгендәге эре сәүдә челтәренә караган бер кибеттән срогы чыккан сөт һәм балык ризыклары сатылуына шикаять белдергән. Сатып алучының дәгъвасы кулланучылар хокукларын яклаучыларның тикшерүеннән соң да раслана.

-Контроль тикшерү вакытында без әлеге кибеттән саклану срогы чыккан биокефир эчемлегенә, балык турамаларына һәм салкын ысул белән ысланган мойвага тап булдык.Тикшерү материаллары Роспотребнадзорга җибәрелде. Искергән товар сатучыга штраф җәзасы яный,-ди Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгеч-эксперты Лилия Мортазина.
Белгечләр әйтүенчә, район үзәгендә сәүдә мәйданчыклары белән тәэмин ителеш нормадан ике тапкыр диярлек артык.Шундый көндәшлек шартларында кибетләр сатып алучыларны сыйфатлы һәм киң ассортиментлы товар белән җәлеп итәргә тиеш кебек тә. Тик, чынлыкта исә, халыктан теге яки бу сәүдә ноктасы адресына ризасызлыклар еш була.
Кулланучылар хокукларын яклаучылар бигрәк тә җәен, азык-төлекнең тиз бозыла торган чорында игътибарлырак булырга киңәш итә. Ризыкларның җитештерү датасын һәм яраклылыгын карап алу зарур. Әгәр дә бу язулар булмаса, товарның накладноен һәм сыйфат таныклыгын таләп итәргә кирәк.
-Тиешле кагыйдәләрнең бозылуына тап булучылар сатып алучылар хокукларын яклау бүлегенә, 2-23-80номеры буенча, я югарырак, Түбән Камадагы бүлеккә 8(8555)36-63-76 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Ә Чирмешәндәге безнең бүлек Совет урамының 32 йортында (район Советы бинасында) урнашкан, - ди эксперт Лилия Мортазина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан магазин