Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтә укучыларын көнгә ике тапкыр ашаталар

Бәркәтә урта мәктәбендә укучылар өчен көненә ике тапкыр ашату оештырылган. Беренче туклану икенче һәм өченче тәнәфесләрдә булса, дүртенче һәм бишенче дәресләрдән соң җиңелчә чәйләп алалар.

Бәркәтә урта мәктәбендә 72 бала белем ала, шуларның 25се Чумачка, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Керкәле, Туймәт авылларыннан килеп укый.

-Иртән өйләреннән чыгып киткән балалар кичке якта гына кайтып китәләр. Балаларга уңайлы булсын өчен, ике тапкыр ашату оештырдык, - ди мәктәп директоры Габдрәшит Гыйнванов. - Бер укучыга ризык әзерләү өчен көнгә уртача 30 сумлык продукция тотыла. 12 көнлек менюны төзеп, алдан ук респотребнадзор белән килештерәбез.

Балалар туклануына дәүләт көненә, бер укучыга 7 сум 87 тиен бирә, ата-аналар взносы айга 300 сум. Пешекчеләребез шуларга мәктәп яны тәҗрибә участогында үстергәннәрне дә кушып тәмле ашлар әзерлиләр. Төш алдыннан ашау вакытында укучыларга беренче яки икенче кайнар аш, аның янына салат, ипи, чәй бирелә, ә инде икенче тапкырында печенье белән чәй эчәләр. Ашханә пешекчеләре атнага берничә көн камыр ризыклары да пешерәләр.

-Былтыр мәктәп бакчасында яшелчәләр бик уңды, бәрәңге, кишер, суган, аш чөгендере уку елы ахырына кадәр иркенләп җитә, - ди Габдрәшит Габдрахман улы. - Консервланган яшелчә, җиләк-җимеш компотлары менюны төрләндерергә мөмкинлек бирә. Бакчабызда 35 төп алама агачы үсә, чия дә байтак. Ата-ана контроле безнең мәктәптә күптәннән эшли, теләсә кайсы вакытта алар, монда килеп, балаларга пешерелгән ризыкны авыз итеп карый ала. Бу яктан аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканы юк. Ата-аналар взносы банкка, тиешле исәп-хисап счетына күчерелә. Тендер откан оешмаларга азык-төлеккә заявка бирәбез, аннан соң акчаны алар счетына күчерәбез, заказны үзләре китереп бирә, бик җайлы. Үзебезнең район оешмасы свежий, яхшы ит китерә, монысы аеруча уңайлы.

Мәктәп пешекчеләре тәҗрибәле, бик тәмле пешерәләр. Ашханәдә барлык шатлар тудырылган, суыткычлары, яшелчәләрне саклау өчен махсус базлары бар.

Розалия Сафина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев