Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүләк чебеш әтәч булган

Чирмешәндә яшәүче Сәгадәт Латыйпова киләсе Әтәч елы алдыннан яңа - брама токымлы әтәч һәм тавыклар үстергән. Сәгадәт апаның токымлы әлеге чебешләре биш айлык кына. -Бу йонлач, зур, матур кошларны былтыр сеңелем Фаягөл үстерде, тавыкларын - 800, әтәчен 1200 сумга, улы алып кайт­кан, - ди якташыбыз. -Ул аларның йомыркаларын инкубаторга куеп...

Чирмешәндә яшәүче Сәгадәт Латыйпова киләсе Әтәч елы алдыннан яңа - брама токымлы әтәч һәм тавыклар үстергән. Сәгадәт апаның токымлы әлеге чебешләре биш айлык кына.

-Бу йонлач, зур, матур кошларны былтыр сеңелем Фаягөл үстерде, тавыкларын - 800, әтәчен 1200 сумга, улы алып кайт­кан, - ди якташыбыз. -Ул аларның йомыркаларын инкубаторга куеп чебиләр чыгарды, сигезесен миңа да биргән иде. Бәләкәй вакытларында икесен ләтчә (ласка) алды. Аллаһыга шөкер, алтысы үсте, берсе әтәч булды.
Урамда 25-30 градус суык, ә йонлач тавыклар гадәтиләре һәм күркә үрдәкләр белән җылы бура абзарда кыш чыгалар. Хуҗабикә суыкларда аларга тәрбияне тагын да арттыра. Иртәнге 6дан кичке 7 сәгатькә кадәр кетәклектә электр уты яна. Алларында - ком, киптерелгән кычыткан. Сәгадәт апа кошларга һәр көнне пешкән бәрәңгене ваклаган бөртек белән бутап бирә, атнага бер тапкыр "Здравур" да куша, алларыннан бодай өзелми.
-Бу токым тавыклар ничектер кулга ияләшкәнрәк, курыкмыйча, аяк арасында йөриләр, - ди кош­лар хуҗасы. -Әтәч тә зыян сала торган кош түгел. Аның "исемендәге" киләсе елга зур өметләр баглыйбыз, ул начар булмаска тиеш. 2017нче ел барыбызга да уңышлар алып килсен, илләребездә тынычлык, гаиләләребездә иминлек булсын, Ходай бәрәкәтле байлыклар бирсен, сәламәтлектән аермасын.
Сәгадәт ападагы кебек йонлач, озын аяклы кошлар салкын климатта формалашкан, аларның мамыклары куе, аяклары да йон белән капланган. Брамалар салкын вакытта да йомыр­ка салуны киметмиләр, иртә өлгерү һәм иртә йомырка салу белән аерылып тормыйлар. Брама - ит токымлы тавык, шул ук вакытта йомырканы да яхшы салалар. Йомыркалары эре түгел, түшкәләре зур. Әтәчләренең авырлыгы - 4,5, тавыкларныкы 3,5 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ә Европада бу кошлар күбрәк декоратив тавыклар буларак билгеле.
25 ел элек безгә Казахстан якларыннан күчеп кайткан якташыбыз Сәгадәт апа (Урманасты Үтәмеш кызы) башта сыер, бозау, сарыклар да асраган. Кошлардан кала, кәҗәсе дә бар аның. Кәҗәләр турында, исән булсак, алар елында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр Яңа ел

2
X