Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Безнең Чирмешән“ газетасы сорашу үткәрә

«Безнең Чирмешән» район газетасы сайты үз укучылары арасында даими рәвештә сорашулар үткәрә. Чираттагы сорашу районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының хәле турында иде. Сер түгел, соңгы вакытларда республика матбугат чаралары Чирмешән районын ешрак телгә ала башладылар. Тәнкыйть утына кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эләкте. Бу хәлдән ничек чыгарга, дип куелган сорауга барлык респондентларның...

«Безнең Чирмешән» район газетасы сайты үз укучылары арасында даими рәвештә сорашулар үткәрә. Чираттагы сорашу районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының хәле турында иде.

Сер түгел, соңгы вакытларда республика матбугат чаралары Чирмешән районын ешрак телгә ала башладылар. Тәнкыйть утына кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эләкте. Бу хәлдән ничек чыгарга, дип куелган сорауга барлык респондентларның (барысы 379 кеше катнашты) 41 проценты хуҗалыкларның материаль-техник базасын ныгытырга дип җавап бирде. Сорашуда катнашучыларның 22 проценты белгечләр белән тәэмин итүне яхшыртырга, 23 проценты гаилә фермаларына өстенлек булырга тиеш, ә 12 проценты инвесторларны җәлеп итәргә кирәк дип саный. Җирләрне пайчыларга бирергә дип нибары 2 процент райондашыбыз тавыш биргән.
Яңа сорашу бүгенге көндә шулай ук бик актуаль булган мәсьәлә - ришвәтчелеккә кагылышлы. Җәмгыятебездә бу яман чиргә битараф калган кеше юктыр. Ә сезнең ришвәт биргәнегез бармы, ул кайсы өлкәдә бигрәк тә нык тамыр җәйгән дип саныйсыз? Тавыш бирү өчен район газетасы сайтына керергә кирәк: www.nashcheremshan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнен Чирмешэн