Безнен Чирмешэн тег белән яңалыклар
-
"Безнең Чирмешән" газетасына "Подписка декадасы" вакытында юньрәк бәядән язылып булачак
10-20 май арасында “Безнең Чирмешән“-“Наш Черемшан“ газеталарына ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин.
-
Газетага – элеккеге бәядән
Агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу бәясе күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына март аенда ук, элеккеге бәядән, заказ биреп куйыйк.
-
Хәбәре дә, белдерүе дә кирәк
Без өйдә район газетасын элеккеге гадәт белән "Ленин юлында" дип тә атыйбыз. Кулдан-кулга йөртеп укыйбыз без аны. Киленебез дә килгән газеталар арасыннан иң башта "Безнең Чирмешән"не сайлап ала. Мин элек авылдагы аптекада эшләгәнлектән, район үзәгендә, тирә-як авылларда да танышларым байтак. Хәзер пенсиядә өйдә генә торам. Таныш йөзләр, белгән исемнәрне газета...
-
Әби турында да укыдык
"Безнең Чирмешән" газетасына гел язылабыз һәм кызыксынып укыйбыз. Анда авыл хуҗалыгы яңалыклары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, район кешеләре турында да язмалар белән танышырга мөмкин. Газета битләрендә туганнарың, якыннарың турында материал чыкса, аеруча күңелле икән. Күптән түгел әбиебез Нәфисә Хафизуллинаның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Әлеге безнең өчен бик зур вакыйга турында...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы журналисты - “Бәллүр каләм“ иясе
Район газетасының хатлар бүлеге редакторы Гөлсирә Шәрифуллина республика журналистларының "Бәллүр каләм" бәйгесе җиңүчесе. Хезмәттәшебез инде унҗиденче тапкыр үткәрелүче бу бәйгенең "Объектив аша караш" номинациясендә алга чыкты, Бәллүр каләм, истәлек бүләге иясе булды.
-
Ансыз – дөнья сансыз
Мин район газетасын даими укып барам,"Безнең Чирмешән"сез калуны күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки районда булган бөтен хәбәрләрне ул җиткереп тора. Без терлекчелек белән шөгыльләнгәч, малчылык эше белән мәшгуль кешеләр турында язылган мәкаләләрне кызыксынып укыйм. Еш кына аннан үзем өчен кирәкле мәгълүмат та табам. Дөрес, туган авыл, авылдашлар турында уку...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы сорашу үткәрә
«Безнең Чирмешән» район газетасы сайты үз укучылары арасында даими рәвештә сорашулар үткәрә. Чираттагы сорашу районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының хәле турында иде. Сер түгел, соңгы вакытларда республика матбугат чаралары Чирмешән районын ешрак телгә ала башладылар. Тәнкыйть утына кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре эләкте. Бу хәлдән ничек чыгарга, дип куелган сорауга барлык респондентларның...
-
"Безнең Чирмешән“ газетасы шахмат турнирына чакыра
10 март көнне "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе чираттагы бәйге - шахмат турниры уздыра. Шахматчылар алты төркемдә көч сынашачак: ирләр һәм хатын-кызлар; яшүсмер кызлар һәм егетләр; мәктәп укучылары - кызлар һәм малайлар. Ярыш 9 сәгатьтә башлана. Үзең белән шахмат тактасы алып килергә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Ярышны оештыруда төп иганәче - Фәгыйль...