Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

БАРЫСЫ ДА БЕР УРЫНДА БУЛСА ЯХШЫ

Бер ай элек район үзәгендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды. Элеккеге "Мелиорация" ПМКсының административ бинасының беренче ка-тында: "Җир кадастр палатасы" ФДУ, кадастр һәм картография дәүләт теркәве идарәсенең Чирмешән бүлеге, Чирмешән муниципаль районы "Җир бюросы" ҖЧҖ, ТР Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының "БТИ" учреждениесе филиалы, милек һәм җир...

Бер ай элек район үзәгендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды.


Элеккеге "Мелиорация" ПМКсының административ бинасының беренче ка-тында: "Җир кадастр палатасы" ФДУ, кадастр һәм картография дәүләт теркәве идарәсенең Чирмешән бүлеге, Чирмешән муниципаль районы "Җир бюросы" ҖЧҖ, ТР Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының "БТИ" учреждениесе филиалы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы урнашканнар. Социаль яклау бүлеге һәм "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - икенче катта. Әлеге оешмаларның бер урында булуы, "бер тәрәзә аша" хезмәт күрсәтүләре әйбәт.

Мондагы кабинетлар матур, җылы, якты. Барлык уңайлыклар да булдырылган. Коридорларда утыргычлар куелган, стеналарда - мәгълүмати стендлар.

Үзәк бинасы тирәсе шулай ук иркен, монда автомашинада да килеп була.
Коляскаларда йөрүче инвалидлар өчен бина алдында пандус та ясалган. Дөрес, тоткычларны гына бер якка гына куйганнар.
Өлкән яшьтәге бер апа икенче катка, социаль яклау бүлегенә менеп бара. "Нишләп аны беренче этажда ясамадылар икән?"- дип зарын белдерде ул. Каршыга бала күтәргән яшь хатын-кыз бер кулы белән култыксага тотынып төшә. Кызганычка каршы, стенада тотыныр өчен бер җайланма да юк. Яшь кеше апага юл бирде. Халык өчен уңайлы булсын дип ясалган бинада бераз җитешсезлекләр калган шул.
Бәлки, киләчәктә аларны төзәтерләр әле.

Социаль яклау бүлеге беренче катта да гражданнарны кабул итү бүлмәсе ачкан. Тик бөтен мәсьәләне дә монда гына хәл итә алмыйлар икән.

Олы яшьтәге тагын бер апаның сүзләре урынлы: "Миңа баштан социаль яклау бүлегенә килергә кирәк булды. Аннан соң пенсия фонды идарәсеннән белешмә сорадылар, аны үзәккә кадәр җәяүләп төшеп алып, кабат монда мендем. Пенсия фонды идарәсе дә биредә булса икән?!"

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан центр