Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан

2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары...

2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан.

Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары төзелә һәм төзекләндерелә.

2017 елда бу максатларга 660 миллион сум акча бүленде. Нәтиҗәдә, 38 су башнясы, 44 скважина һәм 250 чакрым суүткәргеч челтәре төзелде һәм төзекләндерелде.

Быел авыл җирлегендә су белән тәэмин ителешне яхшырту эшләренә 650 миллион сум тоту каралган. Бу акчаларга 231 чакрым суүткәргеч челтәре, 39 су башнясы һәм 36 артезиан су скважинасы төзеләчәк һәм ремонтланачак.

tatar-inform.tatar фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Татарстан Авылларны су белән тәэмин итү программасына 5,1 миллиард сум акча тоткан