Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Кармалкадан ветеран Мордвиновка Президент котлавын тапшырдылар

20 яшьлек Түбән Кармалка егетен похоронная команда, Варшава янындарак, үлгән дип, чак кына тереләй җирләп куймый. Ярый әле, авыр яраланган, аңсыз минометчының ыңгырашуын бер санитар очраклы гына ишетеп ала. Исән икән ул!.. Биргән бит Ходай гомерне, снаряд кыйпылчыгы эләгеп, әнә шулай чүт кенә үлемнән калган Александр Морд­виновка зур сугыштан исән...

20 яшьлек Түбән Кармалка егетен похоронная команда, Варшава янындарак, үлгән дип, чак кына тереләй җирләп куймый. Ярый әле, авыр яраланган, аңсыз минометчының ыңгырашуын бер санитар очраклы гына ишетеп ала. Исән икән ул!..

Биргән бит Ходай гомерне, снаряд кыйпылчыгы эләгеп, әнә шулай чүт кенә үлемнән калган Александр Морд­виновка зур сугыштан исән калырга насыйп булган. Уң яктан күк­рәген, кулын ярты еллап госпитальдә дәвалаганнан соң, 1945нең январендә кайта ул туган авылына. Фронтка 18 яшендә алганнар. Инде менә шушы көннәрдә аңа 90 тулды.
Бөек Ватан сугышы ветераны үз заманында колхозда бригадир булып эшли. Умарталар карый. Хатыны Валентина Григорьевна белән биш бала үстергәннәр.
-Без Советлар Союзының миллионлаган гаиләләренең берсендә үсеп тәрбияләндек. Балалар әти-әнисе исән вакытта бәхетле була, диләр. Безнең әтиебез дә, әниебез дә, шөкер, исән-саулар, - диделәр балалары әтиләренең туган көне уңаеннан төп йортта көйләнгән табында.
Фронтовикның туган көненә Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче балалары , оныклары кайткан. Биш баладан 17 оныгы, 15 оныкчыгы бар Мордвиновларның. Инде олыгайдылар, үзләренә генә кыен дип, балалары әти-әниләрен кышка Чаллыга алып китмәкче. Анда фронтовикның дәүләт программасы буенча бирелгән бер бүлмәле фатиры бар.
Александр Мордвиновка Мәскәүдән Президент Путин котлавы да килгән. Аны һәм Чирмешән муниципаль районы җитәкчесе тәб­рикләвен юбилярга район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыр­шина тапшырды. Ветеранны әлеге авылдан район Советы депутаты, "Татнефтедор" җәмгыятенең райондагы филиалы җитәкчесе Дамир Мәгъсүмов, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да тәбрикләделәр. Александр бабайга авылдагы кодагые кышка җылы оекбашлар бәйләп бирермен, дип вәгъдә итте. Анысын да киеп туздырырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кармалка авылы Мордвинов Президент котлавы