Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе исеменә телеграмма җибәргән.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Профессиональ, үз эшенә тугрылыклы журналистлар корпусы республиканың динамик социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә, Татарстанның тарихи-мәдәни мирасының күптөрлелеген саклап калуда, җәмгыятьтә патриотизмны, гражданлыкны үстерүдә һәрвакыт ышанычлы таяныч булды һәм булып кала», диелә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменә җибәрелгән телеграммада.

Әсгать Сәфәров республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет, эшләрендә илһам чишмәсе саекмавын һәм күтәренке рух, барлык башлангычларында уңышлар теләде, дип яза "Татар-информ".

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев