Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында чыгарылыш кичәсе булды

Гөлчәчәк Ермишкина ашларны җырлый-җырлый пешерә икән, алай итсәң тәмлерәк чыга, ди. Әлмәт музыка колледжының вокал бүлеген тәмамлаган якташыбыз бу көннәрдә тагын бер дипломга - пешекче һөнәренә ия булды. Нурлат аграр техникумының Чирмешәндәге филиалында Гөлчәчәк кебек повар-кондитерлыкка укыган тагын 16 хатын-кыз диплом алды. Кызлар монда ике елдан артык белем эстәгән. Араларында...

Гөлчәчәк Ермишкина ашларны җырлый-җырлый пешерә икән, алай итсәң тәмлерәк чыга, ди. Әлмәт музыка колледжының вокал бүлеген тәмамлаган якташыбыз бу көннәрдә тагын бер дипломга - пешекче һөнәренә ия булды.

Нурлат аграр техникумының Чирмешәндәге филиалында Гөлчәчәк кебек повар-кондитерлыкка укыган тагын 16 хатын-кыз диплом алды. Кызлар монда ике елдан артык белем эстәгән. Араларында Чирмешән, Сосновка, Лашман, Күтәмә, Чумачка, Әмир, Урманасты Үтәмеш, Яңа Элмәле авылларыннан укучылар бар.
-Мин бәләкәй чактан өчпочмаклар, тортлар, бәлеш, башка камыр ризыклары пешерергә яратам. Мондагы укытучылардан да күп нәрсәгә өйрәндем, - ди Аксубай районына кияүгә чыккан Чирмешән кызы Гөлчәчәк. - Тәмлерәк пешерә башлавымны ирем дә сизә. Яңа елга, монда өйрәткәнчә, апельсин тутырып үрдәк пешергән идем.
Барысына да ошады. Кибетләрдән хәзер ризык пешерү өчен ниләр кирәген, күпме кирәклеген белеп алам. Пешергәндә җырлыйм. Венера Ганиева башкара торган "Зәңгәр томан", "Сөембикә" җырларын аеруча яратам.
Техникум филиалының чыгарылыш кичәсе укучыларын котларга кунаклар - ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров, "Татнефтедор" җәмгыятенең райондагы автомобиль юллары идарәсе вәкиле Татьяна Якимовалар да килгән. Бу көнне техникумны аларда эшләрдәй егетләр тәмамлады бит. Тракторчы - машинист һөнәрен үзләштергән шушы 16 укучыга дипломнарны филиал директоры Владимир Островский тапшырды.
Бүген авыл җирендә бик кирәкле белгечләр алар. Чыгарылыш укучыларының байтагы практика вакытларында район прдприятиеләрендә, эш күрсәтеп, чирканчык алган инде. Әнә уңган егетләргә - Ришат Билаловка һәм Владимир Беловларга "ЧирмешәнАГРО"дан хәтта бүләкләр дә җибәргәннәр. Әлеге җәмгыятьтә, җитәкчеләре әйтүенчә, тракторчыларга, машина йөртүчеләргә эш бар.
Бу чыгарылыштан дүрт егет аларга килергә теләк белдергән инде. Җәмгыятьтә эшкә урнашкан яшь белгечләрнең күңелен күтәрү өчен, беренче өч айда, эш хакыннан тыш, егетләргә бишәр мең сум күләмендә "подъемныйлар" түләргә дә әзерләр. Монда әле бер пешекче урыны да бар, ди.
Лашман егете Фәндәс Җәләлетдинов инде эшләп тә йөри. Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятендә тагылма машиналар ремонтлый икән. Үзен уңган итеп күрсәтсә, тракторга да утыртырлар әле. Ике ел рәттән комбайнчы буларак Лашманда сыналган инде ул.
-Мин сайланып тормыйм. Түләсәләр - кайда да эшләргә риза. Әлегә эшлим әле. Аннан бәлки армиягә алырлар. Анда барсам, һөнәрем бар. Йөк машинасы йөртергә дә укыдым. Имтихан гына тапшырасы калды. Ә укытучылырга, мастерларга рәхмәт, - ди Фәндәс.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чыгарылыш кичәсе оештырдылар аграр техникум