Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Мөмкинлекләре чикле, теләкләре чиксез

Чирмешәндә Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта узган "Без бергә күбрәк булдырабыз" дигән Бөтенроссия сәнгать иҗаты фестиваленең район турында алтмыштан күбрәк кеше катнашты. Алар "мөмкинлекләребез чикле", дип тормыйлар, күргәзмә дә оештырганнар, концерт программасы да әзерләгәннәр, спорт уеннарында да бик теләп катнаштылар. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында өлкәннәрнең һәм балаларның да иҗат...

Чирмешәндә Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчыкта узган "Без бергә күбрәк булдырабыз" дигән Бөтенроссия сәнгать иҗаты фестиваленең район турында алтмыштан күбрәк кеше катнашты.

Алар "мөмкинлекләребез чикле", дип тормыйлар, күргәзмә дә оештырганнар, концерт программасы да әзерләгәннәр, спорт уеннарында да бик теләп катнаштылар.
Күргәзмәгә куелган эшләр арасында өлкәннәрнең һәм балаларның да иҗат җимешләре: бәйләгән чәчәкләр, чиккән кулъяулыклар, рәсемнәр, камыр ризыклары урын алган. Лашманнан Алсу Гыймранованың бәйләгән роза чәчәкләре беркемне дә битараф калдырмады. Теләге булганнар күргәзмәдәге әйберләрне сатып та алды. Әйтергә кирәк, мөмкинлекләре чикле якташларыбыз арасында, авыру булуларына карамастан, актив тормыш алып баручылар, чараларда актив катнашучы, сәләтле кешеләр бик күп. Бәйрәмдә дә кемдер кул эше белән мактана алса, башкалар сәхнәдә үз талантларын күрсәттеләр.
-Мин җырларга яратам, - ди Иске Кадидан Илүзә Миначева. -Бүгенге бәйрәмдә дә яраткан җырларымның берсен башкардым. Яңа җырларны Интернеттан табып өйрәнәм. Концертларда да катнашам, үзешчәннәр смотрында да чыгыш ясаганым бар. Бүгенге бәйрәм миңа бик ошады.
Гомумән, фестивальдә музыкаль номерлар бик күп булды. Татар, рус теләрендә җырлар яңгырады. Һава торышының салкынрак булуы да кәефләрне тешермәде. Бәйрәмдә урыннарны, җиңүчеләрне билгеләмәделәр, сәләтле катнашучыларның берсе дә күз уңыннан читтә калмады, бүләк алды.
Туймәт һәм Ивашкино авылларының башлангыч оешмаларының рәисләре Рәсимә Хәйруллинага һәм Виталий Никоновка районның инвалидлар җәмгыятенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Быел юбилейларын билгеләп үткән байтак якташларыбызга да бүләкләр әзерләгәннәр. Кыскасы, бабай - әбиләрнең дә, сабыйларның да күңелләрен күрделәр.
- Мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнашам, - ди Яңа Элмәледән Лидия Портнова. - Рәхәтләнеп карап, җырлар тыңлап утырам. Мондый чараларны ешрак уздырсыннар иде. Без бит инде әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, ә биредә кеше белән аралашасың. Бик зур рәхмәт оештыручыларга.
Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова да, әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә олы рәхмәтен белдерде.
Килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова сәламләде.
-Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр зарланырга өйрәнмәгән, алар авыруларын җиңеп, көчле рухлы булып яши. Ләкин без, аларның әйләнә - тирәсендә яшәүчеләр, аларны борчыган мәсьәләләргә игътибар бирергә, ярдәм кулы сузарга тиешбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Яшьләрнең ял итү үзәге