Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Көчле рухлы әниләр – Чирмешән инвалидлар җәмгыяте кунагы

Инвалидлар җәмгыяте үзенчәлекле балаларның әниләре өчен тагын бәйрәм оештырды.

Инде мәгълүм булганча, 28 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә. Район инвалидлар җәмгыяте, традицияне бозмыйча, быел да  әлеге бәйрәм уңаеннан, үзенчәлекле балаларның әниләрен кафе-ресторандагы җыр-биюле, сыйлы бәйрәмгә дәште.

Физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләренә бер дә җиңел түгел, алар сәламәтлекләре белән проблемалары булган ул-кызларын тәрбиялиләр һәм тормышка яраклы итеп аякка бастыралар. Түбән Чегодай авылыннан Алена Исламованың, мәсәлән, өч баласы бар, шуларның икесенә, ни кызганыч,  ДЦП диагнозы куелган, әмма ул төшенкелеккә бирелми һәм бар да яхшы булуына өметләнеп яши.  

-Балалар – тормышыбызның иң матур бизәге, алар безнең дәвамчылар. Нинди генә сынаулар узарга туры килмәсен, без аларны лаеклы үтәргә һәм балаларыбызга бары яхшылык кына бирергә тиешбез, - диде ул

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Харисова да әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде:

-Сез, кадерле әниләр, күпләрегез үзенчәлекле балалар үстерсәгез дә, гаҗәеп нык  ихтыяр көченә иясез һәм ачык күңелле, тормышны сөючән булып каласыз. Бүгенге бәйрәм шатлыклы елмаюлар, яхшы кәеф белән күңелегезгә уелып калсын. Гаиләләрегездә иминлек, үзара аңлашу, тынычлык, шулай ук туганнарыгызның, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне телим, - диде.

Район мәдәният йорты артистлары кунакларның күңелен моңлы, дәртле җырлары белән күтәрделәр. Шул арада кызыклы бәйгеләр дә оештырдылар, ә җиңүчеләр бүләкләргә сөенде. Бәйрәм шәп килеп чыкты. Кунакларның барысы да чарадан бүләкләр һәм күтәренке кәеф белән китте.

Бәйрәмне оештырырга һәм бүләкләр алырга, аларга да рәхмәт,  «Шешма-Ойл», “Тат-Ойл газ” җәгыятьләре, шәхси эшмәкәр Булат Латыйпов булышканнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев