Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ивашкино балалар бакчасы кабат нәниләрне кабул итте

Берничә айга сузылган каникулдан соң, Ивашкино балалар бакчасы янә ачылды. Капиталь ремонт үткәрелгәч, бина бөтенләй яңа төс алган. Ата-аналарга һәм балаларга керү юлын үзгәртеп ясаганнар. Башка яңалыклар да бар. Әлеге тантанага кунаклар да күп җыелган, ата-аналарның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре дә күренде. 54 урынга, өч төркемгә исәпләнгән бакчага бүген 40...

Берничә айга сузылган каникулдан соң, Ивашкино балалар бакчасы янә ачылды. Капиталь ремонт үткәрелгәч, бина бөтенләй яңа төс алган.

Ата-аналарга һәм балаларга керү юлын үзгәртеп ясаганнар. Башка яңалыклар да бар. Әлеге тантанага кунаклар да күп җыелган, ата-аналарның күзләрендә шатлыклы күз яшьләре дә күренде.
54 урынга, өч төркемгә исәпләнгән бакчага бүген 40 бала йөри, быел 14 сабый мәктәпкә китсә, алар урынына 10 бәләкәч килгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров та ивашкинолыларга изге теләкләрен юллады, балаларның тагын да күбрәк булуын теләде, бу күркәм бинаны тышкы яктан да матурларга - сайдинг белән тышлатырга ышандырды.
Республика һәм район бюджетыннан бүленгән акчаларга бинаның эче бөтенләй үзгәртеп корылган, яңа җиһазлар куелган. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов биргән акчаларга уенчыклар алынган, ә "ШешмаОйл" җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Тәхаутдинов күрсәткән финанс ярдәменә урамдагы уен мәйданчыгын ышыклаганнар.
Төзекләндерү эшләре вакытында ата-аналар, мәктәп коллективы төзүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәткән, авыл халкы да читтә калмаган.
-Бакчабызның шундый матур иттереп төзекләндерүләре өчен район җитәкчеләренә, Яңа Чишмәнең районының "Строитель" җәмгыяте генераль директоры Халим Билдановка, төзүчеләргә без бик рәхмәтле, - ди бакча мөдире Елена Кудряшова.
Өч яшьлек Настяның әнисе Ксения Яманова да шатлыгын яшерә алмады. "Балаларыбызга барлык уңайлыклар да тудырылган, бүлмәләр якты, уңайлы, җылы," - диде ул.
Бинаның икенче ягында, аерым керү юлы белән, фельдшер-акушерлык пункты урын алган. Анда авырулар өчен уңайлы шартлар тудырылган, якты, иркен.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Ивашкино авылы.