Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр изге су ала (+ФОТО)

19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр. 18нән 19 гыйнварга каршы төндә, бәйрәм гыйбадәтеннән соң, чирмешәнлеләр элеккеге май - сыр завод тирәсендәге "Изге чишмә" янына җыелдылар, изгеләндергәннән соң, моннан су алдылар. -Мин ел да бирегә суга киләм, - ди Чирмешәндә яшәүче Антонина Тузилова. - Бу көнне изгеләндерелгән...

19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр.

18нән 19 гыйнварга каршы төндә, бәйрәм гыйбадәтеннән соң, чирмешәнлеләр элеккеге май - сыр завод тирәсендәге "Изге чишмә" янына җыелдылар, изгеләндергәннән соң, моннан су алдылар.
-Мин ел да бирегә суга киләм, - ди Чирмешәндә яшәүче Антонина Тузилова. - Бу көнне изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый. Шул суны эчеп җибәрәм дә, хәлем яхшырып китә кебек.
Кече Чегодай авылы янәшәсендә, Чирмешән елгасында коену өчен махсус урын да булдырдылар, коенучыларны кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән дә сыйладылар.
-60 - 70 кеше су керде, - ди 135нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Гадәттән тыш хәлләр булмады, барысы да тыныч узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фото Хач ману