Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нәүрүзбикә ботка һәм пылау белән дә сыйлады (+ФОТО)

Чирмешәндә үткән Нәүрүз бәйрәмендә Кыш бабайны да сәхнәгә чакырдылар. Яз сәламен алып килгән Нәүрүзбикә белән алар очып-очып биеделәр. Билгеле, Яшьләр мәйданындагы тамашада район авылларыннан чакырылган үзешчән артистлар да чыгыш ясады. -Бәйрәмдә татар авылларыннан, барлык мәдәният йортларыннан һәм клублардан да катнашалар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. Нәүрүзне караучылар...

Чирмешәндә үткән Нәүрүз бәйрәмендә Кыш бабайны да сәхнәгә чакырдылар. Яз сәламен алып килгән Нәүрүзбикә белән алар очып-очып биеделәр.

Билгеле, Яшьләр мәйданындагы тамашада район авылларыннан чакырылган үзешчән артистлар да чыгыш ясады.
-Бәйрәмдә татар авылларыннан, барлык мәдәният йортларыннан һәм клублардан да катнашалар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов.
Нәүрүзне караучылар арасында мәктәп укучылары да байтак.
-Бүген дәресләр дә кыскарак булды, - ди Чирмешән лицеенда укучы Рүзәл Шәрифуллин. - Тәмле ботка, коймак та ашап алдык.
Бу ризыкларны мәдәнимят бүлеге заказы буенча пешергәннәр икән. Тары боткасы, пылау һәм кайнар коймак белән дистәләрчә кеше сыйланды.
-Бик матур бәйрәм, артистлар да, тамашачылар да күп, - ди пенсионер Рәшит Сәгыйров. - Мин дә боткадан авыз иттем, рәхмәт. "Нәүрүз"не елдан-ел колачлырак уздыралар. Үзебезнең халыкның борынгы моңлы көйләрен ишеткәч күзгә яшьләр килә.
Төрки халыкларның иң зур бәйрәмнәренең берсе - "Нәүрүз"не Чирмешәндә шулай зурлап үткәрделәр. Болай булгач, яз килә дә килә инде. Илләргә тынычлык телик. Бу ел яхшы, мул уңыш белән сөендерсен!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Нәүрүз бәйрәме Бәйрәмнәр