Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне олы бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, саулык, кояш гомере, иминлек, сабырлык телим.
Гомер-гомергә хатын-кызлар - гаилә учагын саклаучы, илебез терәге, илаһи олы, кадерле затлар. Алар алдында баш иябез.
Бүген гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең бөтен өлкәләрендә катнаша, алар балалар тәрбияли, завод-фабрикаларда...
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне олы бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, саулык, кояш гомере, иминлек, сабырлык телим.
Гомер-гомергә хатын-кызлар - гаилә учагын саклаучы, илебез терәге, илаһи олы, кадерле затлар. Алар алдында баш иябез.
Бүген гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең бөтен өлкәләрендә катнаша, алар балалар тәрбияли, завод-фабрикаларда хезмәт куя, иген үстерә, фәнни һәм иҗат эше белән шөгыльләнә, зур-зур коллективлар, хәтта илләр белән идарә итә. Хатын-кызларыбыз булдырмаган шөгыль юк.
Киләчәктә дә уңышлар яулап, игътибар һәм хөрмәт тоеп, балалар сөеп яшәгез, кадерле хатын-кызларыбыз!