Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

“Безнең Чирмешән“гә 90 яшь тулды

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасының нәшер ителә башлавына 90 ел тулуга багышланган юбилей тантанасына 95 яшьлек Габделхак Җиһаншин да килде, котлау сүзләре җиткерде.

Газетадан да олырак, Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделхак Җиһанша улы Югары Чегодайда яши. Ишетә, күрә, аягында йөри. Дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар, район газетасын да укый.

Юбилейда “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәев чыгыш ясап, газета чыгаручыларга, ветераннарга да рәхмәт җиткерде, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде. Редакция бинасы белән танышкач, кунак монда эш шартларыннан канәгать калуын әйтте.

-Сез район тарихын язасыз, халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерәсез. Фотоларыгыз тагын да күбрәк, сыйфатлырак булсын өчен сезгә “Татмедиа” җәмгыятеннән яңа фотоаппарат алып килдем, - диде ул.

Нияз Гәрәев, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов та редакциягә, кайбер хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

-Без район газетасын бала чактан ук укыйбыз, ул иң якын басма, анда районның бөтен тормышы чагыла, - диде редакция үткәрүче байтак чаралар чыгымнарын күтәрешүче якташыбыз - “Шушмаойл” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин.
Мәҗлестә башка кунаклар, кайбер оешмалар җитәкчеләре, җәмәгать хәбәрчеләре дә “Безнең Чирмешән” газетасы, коллектив адресына мактау сүзләрен күп әйттеләр.

Кунакларның берсе - “Булгар” сәүдә йорты хуҗасы Булат Латыйпов бәйрәмгә килгән ветеран Габделхак Җиһаншинны 2021 елның икенче яртысына район газетасына яздыруы турында әйтте. Юмарт эшкуар Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын өч ветеранга шундый бүләк ясады.

Газета – күмәк хезмәт җимеше, аны чыгару зур көч, җаваплылык та сорый.Соңгы елларда мәгълүмати технологияләр үсеше ярдәмендә ул эчтәлеклерәк, сыйфатлырак, матур бизәлешле була бара. Редакция коллективы газета сайтында, социаль челтәрләрдә һәр көнне дистәләрчә хәбәр, фоторәсем, видеоязмалар урнаштыра, халыкка яңалык җиткерә.

“Безнең Чирмешән“дә күпчелекне борчыган мәсьәләләр дә кыю яктыртыла, хатлар язып, газета укучылар үз фикерләрен дә җиткерә алалар, тәҗрибә дә уртаклашалар.

Газета бәйрәменә үзләре кайта алмасалар да, якташларыбыз – Әмир авылының булдыклы егетләре, Сургутта эш йөртүче игелекле эшкуарлар -  Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар юбилеебызның төп чыгымнарын бик теләп күтәрештеләр. Аларга һәм башка иганәчеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Юбилей чаралары әле икенче көнне дә дәвам итте - район шахматчылары – олысы-кечесе – барысы алтмышлап кеше район газетасы һәм Түбән Камадагы “Татспецнефтехимремстрой” җәмгыяте призларына зур турнирда көч сынаштылар. Әлеге ярышта җиңүчеләргә быел да Фәгыйль Гатиятов әллә ничаклы бүләк алып кайтты. Кармышта туып үскән бу якташыбыз районда, туган авылында оештырылучы башка чараларны үткәргәндә дә нык булыша.

Юбилеең белән, газетабыз!

фото: Марат Гомәров

«Безнең Чирмешән» район газетасы 90 еллык юбилеен үткәрде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев