Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

90 яшьлек Оркыя әбине котларга Кара Чишмәгә артистлар да килде (+ФОТО)

Кара Чишмәдән Хаммәтгалим абзый гаиләсе Себерләргә сөрелеп, авылга кире кайткач, бакча тутырып, алмагачлар утырта. Алар кыяр, помидор, хәтта кавынга кадәр үстерәләр. Ул елларда бу хәл - татар авылларында бик сирәк күренеш. Чирләгәндә, тансыкка тозлы кыяр, кәбестәне дә халык алардан килеп ала. Елховой авылы кызы Оркыя шундый уңган йортка килен булып...

Кара Чишмәдән Хаммәтгалим абзый гаиләсе Себерләргә сөрелеп, авылга кире кайткач, бакча тутырып, алмагачлар утырта.

Алар кыяр, помидор, хәтта кавынга кадәр үстерәләр. Ул елларда бу хәл - татар авылларында бик сирәк күренеш. Чирләгәндә, тансыкка тозлы кыяр, кәбестәне дә халык алардан килеп ала. Елховой авылы кызы Оркыя шундый уңган йортка килен булып төшкән.
Кызык, ире Габделхакка ул гомере буе "бай" дип эндәшкән. "Бай, сине дәшәләр", "Чәй кайнады, бай".
-Яшь чакта ирем белән, бер елмы икән, Чиләбедә торып алдык. Алай бай түгел идек инде, шулай да, парлы яшәгәч, бераз запасыбыз булгандыр. Ялгыз ир-атлар, бай, бурычка шуны гына, тегене генә биреп тор әле, дип, Габделхактан азык-төлек алгаладылар. Аларга ияреп күрәмсең, шулай эндәшү минем дә гадәткә кереп калган, - ди Оркыя әби Хәйрова.
Оркыя әбигә 15 июль көнне 90 яшь тулды. Аны баяннарда, тальяннарда уйнап, җырлап, биеп котладылар. Чистай районыннан килгән кияве иптәшен - артист дустын алып кайткан. Үзе дә өздереп җырлады. Юбилейга мул табын көйләгәннәр.
-Безнең әни колхозда эшләде, төрле эштә. Каената, каенана белән яшәде. "Честный коммунист" председатель хатыны буларак, гектарлап бирелгән чөгендергә дә беренчеләрдән төшә иде. Без күбрәк әби, бабай янында үстек, - диләр балалары.
Мәрхүм Габделхак карт Бөек Ватан сугышы ветераны була. Аның абыйсы Минкәрим, апасы Минҗиһан да сугышта катнашып, исән кайталар.
Оркыя фронтовик ире белән җиде бала үстерәләр. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа Кама Аланында фатир алганнар. Оркыя әби инде дүрт еллап төпчек кызы белән кышларын шунда яши. Җәйләрен сагынып авылга кайта. Юбилеен да авылда үткәрде. Күрше "кызлары" - чордаш әбиләр туган көнгә кергән, балалар җыелышып кайткан. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да юбилярга Россия Президенты Путин һәм район җитәкчелеге тәбрикләвен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фото Кара Чишмә юбиляры Хәйрова