Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күтәмәдә уҗым бодае югары җилемсәле

"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыятенең ындыр табагында, бер куыш ясап, анда тавыклар һәм үрдәкләр асрыйлар. Итләрен, йомыркаларын төшке һәм кичке ашларга кулланалар. Кошларга бөртек склад тулы бит, ник үрчетмәскә! Бүген бу хуҗалыкта арпа басуын "штурымлыйлар", 300 гектарда комбайнннар узган да.Бөртек чи булганлыктан, участокларга ашыгып кермәгәннәр. Монда өлгерәләр бит. Уҗым бодаен тулысынча...

"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыятенең ындыр табагында, бер куыш ясап, анда тавыклар һәм үрдәкләр асрыйлар. Итләрен, йомыркаларын төшке һәм кичке ашларга кулланалар. Кошларга бөртек склад тулы бит, ник үрчетмәскә!


Бүген бу хуҗалыкта арпа басуын "штурымлыйлар", 300 гектарда комбайнннар узган да.Бөртек чи булганлыктан, участокларга ашыгып кермәгәннәр. Монда өлгерәләр бит. Уҗым бодаен тулысынча җыйганнар, чыгышы яхшы - гектардан уртача 26 центнер.

-Суперэлиталы 500 тонналап бодай сатарга да җитә, үзебезгә көз чәчәргә дә кала, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина.

Әле нинди бодай! Җилемсәсе 30 процентка ук җитә, бөртекләре тулы, коры.

Якын көннәрдә көзге чәчүгә дә төшмәкчеләр. Уҗым бодае 500 гектарлап мәйдан биләячәк. Аны бары пар җирләренә генә чәчмәкчеләр. Ял иткән, сыйфатлы эшкәртелгән басуларда. Арышны кирәксенмиләр.

Гомумән, Күтәмә кырларының барысы да бик чиста, югары культуралылыкны күрсәтеп тора. Гербицид белән вакытында эшкәрткәч, өстәмә тукландыргач, игеннәр, берара дымга ихтыяҗ булса да, күкрәп үскән, чүп үләннәре тамыр җибәрә алмаган.

Җәмгыяттә әллә нинди комплексларны кырга якын да җибәрмиләр. Кемдәдер алар почетта, әммә Күтәмәдә түгел. Биредә кырларда гап-гади чәчкечләр эшли. Компьютерлар түгел, гади эшче күзе үткенрәк, ышанычлырак дип саныйлар. Техниканы яхшы белүчеләр күп. Комбайнчылардан Андрей Мотягин "Нью-Холланд"та 5000 центнерлап бөртек суктырган. Стажлы белгеч ул.

-Алыннар чиста, уңыш яхшы, - ди ул. -Эшләргә дә рәхәт. "Нива"да Григорий Михляев та комбайнын җитештерүчән файдалана. Николай Симайкинны да алдынгылар арасында күрәбез.

Ындыр табагында бөртек кырдан кайтуга чистартыла, киптерелә, складларга озатыла. Бу эшләр техника, агрегатлар җилкәсендә. Машинистлар Николай Меркурьев һәм Фазыйл Төхфәтуллин уҗым бодаен, арпа чистартуны, калибрлауны, киптерүне оста оештыралар икән.

-Безгә Туймәттән, Лашманнан, башка авыллардан килеп эшләүчеләр дә күп, - ди агроном Шамил Гасыров. - Барысы да конкрет участокка билгеләнгән.

Күтәмәдә быел да уңыш яхшы. Монда киләсе елга да ышанычлы нигез салалар.

-Техника гына ватылмасын, күз тимәсен, барын да җыеп өлгерербез, - ди җәмгыять җитәкчесе. - Әле менә Уфага китешем, комбайннарга запас частьләр кирәк.

Район буенча алганда, кичә алган мәгълүматлар буенча, бөртекле-кузаклылар 10000 гектарга якын мәйданнан җыеп алынган (тиешленең 28 проценты).

Башкалар белән чагыштырганда, урак "Алга", "Камалов Р.Ә.", "Сөлчә", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә чүт кенә яхшырак бара. Темпны көчәйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined