Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Элмәледә бишәр баш сыер асраучы гаиләләр бар

Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча активрак эшли башлаганнар. Бүген җирлек халкы һәр көнне уртача 300 литр сөт сата. Билгеле, башка кайбер авыллар белән чагыштырганда бу әллә ни күп түгел. Ләкин узган елның мартында ике авылга нибары 6 тоннага якын сөт тапшырган булсалар, быел бу күрсәткеч 8...

Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча активрак эшли башлаганнар. Бүген җирлек халкы һәр көнне уртача 300 литр сөт сата.

Билгеле, башка кайбер авыллар белән чагыштырганда бу әллә ни күп түгел. Ләкин узган елның мартында ике авылга нибары 6 тоннага якын сөт тапшырган булсалар, быел бу күрсәткеч 8 тоннадан артып киткән.
-Яңа Элмәледә - 65, Иске Элмәледә 45 баш сыер исәпләнә, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Юрий Уламасов. - Авылларда икешәр баш сыер асраучы гаиләләр дә бар. Яңа Элмәледә яшәүче Юрий Ильмендеев һәм Борис Портновлар гаиләләре бишәр сыер асрый. Алар бу төр малларын тагын арттырырга ниятлиләр. Ильмендеев узган елны хөкүмәт тарафыннан мини - фермалар төзелешенә бирелүче 200 мең сум субсидия дә алды. Быел Портновлар да әлеге программада катнашырга теләк белдерделәр, хәзер документ җыялар. Бу ике гаилә сөтне дә күп тапшыра.
Иске Элмәледән Татьяна Шерматова да сөт сатып, гаилә бюджетына шактый акча кертә. Авыл җирлегендә сөтне Анатолий Митрюхин җыя һәм шәхси эшмәкәргә тапшыра. Сөт өчен Һәр ай башында исәп - хисап ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт тапшыру Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме Яңа Элмәле авылы