Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме тег белән яңалыклар
-
Кәҗә өчен түләделәр, инде ат хуҗалары көтә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша районда 1880 сыер өчен, хуҗаларына 5 миллион 640 мең сум акча күчергәннәр. Үткән ел 1817 сыер хуҗасы субсидия алган булган. Быел 883 кәҗә хуҗасына да 1әр мең сум субсидия бирелгән (2015тә 646). Озакламый 43 ат хуҗасына да субсидия акчасы барып җитәчәк. Дәүләтебез авыл...
-
Элмәледә бишәр баш сыер асраучы гаиләләр бар
Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча активрак эшли башлаганнар. Бүген җирлек халкы һәр көнне уртача 300 литр сөт сата. Билгеле, башка кайбер авыллар белән чагыштырганда бу әллә ни күп түгел. Ләкин узган елның мартында ике авылга нибары 6 тоннага якын сөт тапшырган булсалар, быел бу күрсәткеч 8...
-
Чирмешәндә сыер асраучылар күбәйгән
2015нче елны районның шәхси хуҗалыклары 3170 тонна сөт сатып, 53 миллион 886 мең сум акча эшләгәннәр. 2014нче ел белән чагыштырганда, бу 734 тоннага күбрәк. Бүген райондашларыбызда 1810 баш сыер исәпләнә. 2014нче ел белән чагыштырганда, сыерлар саны 94 башка азайган. Аеруча Шешминка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Яңа Кади, Иске...
-
Чирмешәнлеләр ни өчен сыер асрарга теләми?
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайтының чираттагы сораштыруы "Авыл кешесенең сыер асрарга теләмәве ни белән бәйле?" дип исемләнгән иде. Сораштыруда барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Аларның 43 проценты мал асрамауларының төп сәбәбе мал азыгының кыйммәт булуында дип саный. Респондентларның 36 проценты сыер асрарга теләмәвен сөткә бәя түбән булу белән дәлилләгән. 10...
-
Лашман сыер савучысы Володя эшкә таңнан торып килә
Владимир Михайлов "Лашман АГРОфирмасы"нда алмаштыргысыз хезмәткәр. Яңа Элмәле егете җәй көне көтү көткән, ә хәзер малларга азык кертә, таналар, яңа туган бозаулар карый һәм 30 сыер да сава. -Володядан уңдык, иртән эшкә килә, көне буе шунда. Эшен дә җиренә җиткереп башкара,- ди хуҗалыкның икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илһам Гайфетдинов.- Шулай...
-
Сыер асраучыларга – дәүләт ярдәме
ТР Министрлар кабинеты, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, савым сыерларының санын киметмәү максатында, бер баш сыерга 680 сум исәбеннән субсидия бирү турында карар кабул итте. Бу субсидия быел дүрт тапкыр (май, июнь, июль, август айларында) акчалата биреләчәк. Сабан туена кадәр савым сыеры асраучы шәхси хуҗалыклар май, июнь айлары өчен акча алдылар...