Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнлеләрне 15 мең сумлык субсидия кызыктырырмы?

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы савым сыерларның баш санын, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү һәм табыш алу максатыннан, 2015нче елда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә таналар сатып алу һәм сөт юнәлешендәге мини - фермалар төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирәчәк. Субсидияләр...

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы савым сыерларның баш санын, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү һәм табыш алу максатыннан, 2015нче елда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә таналар сатып алу һәм сөт юнәлешендәге мини - фермалар төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирәчәк.

Субсидияләр яңа сатып алынган һәр танага 15 мең сум исәбеннән, әмма бер хуҗалыкка бары тик биш башка гына бирелә. Бу очракта да түләү малларны сатып алган бәянең 50 проценттан артмавы шарт.
Бүген районның шәхси хуҗалыкларында барлыгы 6354 мөгезле эре терлек, шул исәптән 1810 сыер исәпләнә.
Субсидияләрне алу өчен авыл җирлекләре башкарма комитетларына тиешле документларны җыеп тапшырырга.
-Субсидия бирү өчен түләү реквизитлары, почта адресы күрсәтәлгән гариза һәм малларны сатып алган көннән 5 ел дәвамында асрау турында йөкләмә кирәк,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина.- Шулай ук 2015 елда авыл хуҗалыгы оешмаларыннан таналар сатып алуга тотылган чыгымнарны раслаучы документлар һәм 2015 елның 1 январена мөгезле яшь терлекләр сатып алганнан соң шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исәбе турында җирлек башлыгы раслаган хуҗалык кенәгәсенең күчермәсе булырга тиеш. Төзелгән йөкләмә вакыты узганчыга кадәр таналар үлгән яисә авыру сәбәпле чалынган очракта, шәхси хуҗалыклар башкарма комитетларга тиешле тәртиптәге ветеринария белешмәләре һәм малларны бракка чыгару актлары тапшыралар.
Мини - фермаларга субсидия алу өчен, 2015нче елда төзелгән яисә яртылаш (50 проценты) өлгергән, ким дигәндә сигез сыерга исәпләнгән мини - ферма булу, хуҗалыкта өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асралу зарур. Субсидия бер тапкыр гына бирелә һәм ул төзелешнең смета бәясенең 70 процентыннан артып китә алмый, аның иң зур күләме - 200 мең сум. Субсидия алу өчен түбәндәге документлар кирәк: түләү реквизитлары һәм почта адресы күрсәтелгән гариза, шәхси ярдәмче хуҗалыкның паспорт күчермәсе, җир участогына документлар, хуҗалык кенәгәсеннән күчермә, мини - ферма булуы турында гариза.
Бу субсидияне алу нечкәлекләре, мал асраучыларга карата куелган шартлар турында авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә яисә 2-27-91 телефоны буенча белешеп була.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы субсидия

2
X