Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә чебиләр өчен дә субсидия бирәчәкләр

Шәхси хуҗалыкларда үстерелүче кош - корт өчен быел беренче тапкыр дәүләт субсидия бирәчәк. -Субсидияне алу тәртибе һәм шартлары белән авыл җирлекләре башлыклары таныш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина.- Алар кешеләрдән бөтен кирәкле документларны туплап, безгә тапшырачаклар, ә без аларны министрлыкка....

Шәхси хуҗалыкларда үстерелүче кош - корт өчен быел беренче тапкыр дәүләт субсидия бирәчәк.

-Субсидияне алу тәртибе һәм шартлары белән авыл җирлекләре башлыклары таныш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс - икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина.- Алар кешеләрдән бөтен кирәкле документларны туплап, безгә тапшырачаклар, ә без аларны министрлыкка. Шуннан соң гына акча күчерелә.
Сүбсидия бройлер чебиләренә ( бер башка -30 сум), үрдәк (80 сум), каз - күркәгә (100 сум) биреләчәк. Кош - кортларны 1 июньгә кадәр республикабыздагы инкубаторлардан гына алу зарур һәм аларның яше 1 айдан артырга тиеш түгел. Алынган кош-кортларның саны 50дән ким булмау шарт. Һәм тагын - хуҗалар бройлер чебешләренең һәм үрдәк бәпкәләренең сатып алынган көненнән ике ай дәвамында, казларның һәм күркәләрнең дүрт ай дәвамында сакланышын тәэмин итәргә бурычлы.
Быел, шулай ук тәүге тапкыр, кәҗәләргә дә субсидия биреләчәк. Лицензиясе булган хуҗалыктан нәселле кәҗә алганда, бер баш кәҗәгә 8 мең сум бирелә. Кәҗәдән тыш, 3 яшьтән зуррак булган бияләргә бер башка 3 мең сум күләмендә субсидия каралган. Ләкин ул ат ел башында авыл җирлегендә хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш.
Хуҗалыкларда ел башына 3 сыеры булып һәм сыер санын 8 башка җиткерү өчен мини- ферма төзегән очракта 200 мең сум субсидия бирелә торган программа быел да эшләячәк.
Болардан тыш, районнарга билгеләнгән лимит кысаларында , сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәтенә чыгымнарны каплауга, өч яшьтән зуррак үгезләрне тоту өчен азык сатып алуга, сыерларга профилактик ветеринария хезмәте күрсәтүгә дә субсидия бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән субсидия кошкорт

2
X