Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә бөртеккә урын бар

    Ашлык кабул итү предприятиесендә яңа уңышны кабул итәргә әзерләнәләр. -Елдагыча, быел да урак алдыннан складларны ремонтларга, агартырга, дезинфекция ясарга кирәк, - ди предприятие директоры Наил Сабиров.- Бу көннәрдә хезмәткәрләребез шул эшләр белән мәшгуль. Шулай ук җиһазларның, аеруча киптерү агрегатларының, транспортерларның да төзеклеге тикшерелә, таләп ителгән җирдә ремонт үткәрәбез. Предприятие складларына...

    Ашлык кабул итү предприятиесендә яңа уңышны кабул итәргә әзерләнәләр.

    -Елдагыча, быел да урак алдыннан складларны ремонтларга, агартырга, дезинфекция ясарга кирәк, - ди предприятие директоры Наил Сабиров.- Бу көннәрдә хезмәткәрләребез шул эшләр белән мәшгуль. Шулай ук җиһазларның, аеруча киптерү агрегатларының, транспортерларның да төзеклеге тикшерелә, таләп ителгән җирдә ремонт үткәрәбез.
    Предприятие складларына тулаем 30 мең тоннага якын бөртек сыя. Монда даими хезмәткәрләрдән тыш, урак вакытында тагын кешеләр д кабул итәләр. Соңгы вакытта 13 кеше эшкә урнашкан.
    Марат Гомәров фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: