Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән студентлары хуҗалыкларга булыша

Нурлат аграр техникумының Чирмешәндәге филиалы студентлары 11 апрельдән 2-9 атнага производство практикасына китәләр. Авыл хуҗалыгы белгечлеге алучы 18 егет һәм 2 повар-кондитер техникумның укыту - җитештерү хуҗалыгында практика үтә, ә калганнары яшәү урыннары буенча хуҗалыкларга булышачак. Практика алдыннан биредә ата-аналар җыелышы уздырганнар. Филиал җитәкчелеге ата-аналарга уку йортының эш тәртибе, укучыларның...

Нурлат аграр техникумының Чирмешәндәге филиалы студентлары 11 апрельдән 2-9 атнага производство практикасына китәләр.

Авыл хуҗалыгы белгечлеге алучы 18 егет һәм 2 повар-кондитер техникумның укыту - җитештерү хуҗалыгында практика үтә, ә калганнары яшәү урыннары буенча хуҗалыкларга булышачак.
Практика алдыннан биредә ата-аналар җыелышы уздырганнар. Филиал җитәкчелеге ата-аналарга уку йортының эш тәртибе, укучыларның ялы, өлгереше хакында да сөйләгән. Монда да әйтелгәнчә, киләсе уку елыннан студентлар тулай тораклы да булачак.
Бүгенге көндә биредә 184 студент авыл хуҗалыгы җитештерүе механигы, тракторчы-машинист, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, электромонтер, повар-кондитер, утар хуҗабикәсе һөнәрләрен үзләштерә.
Газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән 20 студент һәм 20 электромонтер июнь аенда диплом алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы техникум студентлары аграр техникум