Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында ташламалы кредит алучылар кимегән

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредиттан агымдагы елның тугыз аенда районда нибары 72 гаилә файдаланган. Алар банктан 16 миллион 195 мең сум акча алган. Шуларның дүртесе әле сентябрьдә генә бер миллион 134 мең сум кредит акчасын терлекчелек биналары төзүгә һәм үзгәртеп коруга тотканнар. Быел Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 38 кеше...

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредиттан агымдагы елның тугыз аенда районда нибары 72 гаилә файдаланган.

Алар банктан 16 миллион 195 мең сум акча алган. Шуларның дүртесе әле сентябрьдә генә бер миллион 134 мең сум кредит акчасын терлекчелек биналары төзүгә һәм үзгәртеп коруга тотканнар.
Быел Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 38 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган, Лашманда - 7, Югары Кәминкәдә - 5. Ивашкино, Мордва Афонькәсе, Кармыш, Туймәт, Иске Котыш авыл җирлекләрендә быел ташламалы кредиттан файдаланучылар юк.
2014 елның тугыз аенда 353 райондашыбыз 91 миллион 87 мең сум кредит акчасы акчасы алган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле (9 елда) 2846 хуҗалык 603 миллион 370 мең сум кредит акчасыннан файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ташламалы кредит