Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында сыерларны ясалма орлыкландыруга игътибар артты

Ясалма орлыкландырылган сыерларның бозаулары сәламәтрәк, көррәк була, дип инандыра терлекчелек белгечләре. Тик авыл кешесе бу ысулга әле шикләнебрәк карый икән. Үгезләргә ышаныч күбрәк. -Киләчәктә бу хәл үзгәрер. Чөнки хәзер авыл көтүләрендә үгезләр калмады, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков. - Көтүдә йөри торган...

Ясалма орлыкландырылган сыерларның бозаулары сәламәтрәк, көррәк була, дип инандыра терлекчелек белгечләре. Тик авыл кешесе бу ысулга әле шикләнебрәк карый икән. Үгезләргә ышаныч күбрәк.

-Киләчәктә бу хәл үзгәрер. Чөнки хәзер авыл көтүләрендә үгезләр калмады, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков. - Көтүдә йөри торган үгезбозаулар көзге якта гына өлгерә. Шунлыктан сыерлар соң каплана, кысыр да кала. Аннан алар июнь айларында бозаулый. Димәк, бозау әнисе карынында кышын сыер яшел азыкка, кояш яктысына мохтаҗ вакытта көчсез булып җитлегә. Малларга витаминнар, микроэлементлар җитми. Ә менә ясалма орлыкландырсаң, киресенчә, кирәкле вакытта нәселле үгез орлыгын кулланган очракта бозаулар эрерәк, ныграк булып туалар, тиз үсәләр дә.
Ясалма орлыкландыру ысулы белән сыерның бозаулау вакытын төгәл билгеләргә ансат. Болай эшләү малларда йогышлы авыруларны булдырмас өчен дә яхшы, ди. Шуның өстенә, сыерларның лейкоз белән авыруы да чикләнә икән.
Быелның биш аенда шәхси секторда булган 1600 баш сыерның 300 дән күбрәге ясалма орлыкландырылган. Бу эш "Камалов Р. Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында яхшы оештырылган. "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә дә әлеге ысулга игътибарны арттырдылар. Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары хәзер һәр авыл җирлегендә бар, ди белгечләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сыерлар