Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында агрономнар да, ветеринария врачлары да кирәк

Язгы чәчүгә санаулы гына көннәр калып бара, ә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агрономнар гына да юк. -"Чирмешәнагрохезмәтләре", "Үтәмешагро", "ЧирмешәнАГРО", "Кара Чишмә", "Алга" җәмгыя­ть­­ләрендә кадрлар проб­­лемасы аеруча кискен, -ди район авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Свет­лана Галәүтдинова. - Хуҗалыкта баш белгечләр дә җитешмәгәндә зур табышка өмет аз. "Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә...

Язгы чәчүгә санаулы гына көннәр калып бара, ә кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агрономнар гына да юк.

-"Чирмешәнагрохезмәтләре", "Үтәмешагро", "ЧирмешәнАГРО", "Кара Чишмә", "Алга" җәмгыя­ть­­ләрендә кадрлар проб­­лемасы аеруча кискен, -ди район авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Свет­лана Галәүтдинова. - Хуҗалыкта баш белгечләр дә җитешмәгәндә зур табышка өмет аз.
"Чирмешәнагрохезмәтләре"ндә баш агроном, инженер, зоотехник, ветеринария врачы һәм ветфельдшер да, экономист та юк. "Үтәмешагро"да, агрономнан кала, зоотехник, ветеринария врачы һәм бухгалтер вакансия­ләре дә ачык кала. "Кара Чишмә" җәмгыятенә агроном, инженер, ветеринария врачы, зоо­техник, бухгалтер кирәк. "Алга"да да агроном, ветеринария врачы, экономист та юк икән.
Районда авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы яшьләребез аз түгел. Бүген Казан аграр университетында - 28, ветеринария академиясендә 8 райондашыбыз белем ала. Бу уку йортында 6 якташыбыз максатчан юллама буенча укый. 2017-2020 елларда ветеринар, агроном, бухгалтер белгечлеге алган бу яшьләрнең районга кайтуы көтелә.
Мондый юллама буенча укучылар өч ел районда эшләргә тиеш. Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан югары белемле белгечкә 100 мең сум субсидия бирелә. Аларга бер ел дәвамында хезмәт хакларына 5 мең сум акча өстәлә.
Үткән ел районга белемле яшь агроном кайткан. Лашман егете Раушан Шәйхетдинов үзенең эшен башлап җибәргән. 2013 елда Иске Үтәмештән Радик Назыйров һәм Иске Кади егете Рәмил Мәссаров туган якларына кайтып эшкә керешкән булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы агроном язгы чәчү ветврач