Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларында эш күп әле

Коры елларда язгы культуралар уңыш белән әлләни сөендерми. Үсемлекчелек белгечләре әйтүенчә, мондый елларда өмет - көздән чәчелгәннәргә. Шунлыктан район җитәкчелеге быел көзге культуралар мәйданнарын арттыруны, аларны 20 мең гектарга ук җиткерүне бурыч итеп куя. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, әлегә чәчкечләр тиешле мәйданнарның 4 мең гектарыннан, ягъни 20...

Коры елларда язгы культуралар уңыш белән әлләни сөендерми. Үсемлекчелек белгечләре әйтүенчә, мондый елларда өмет - көздән чәчелгәннәргә. Шунлыктан район җитәкчелеге быел көзге культуралар мәйданнарын арттыруны, аларны 20 мең гектарга ук җиткерүне бурыч итеп куя.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, әлегә чәчкечләр тиешле мәйданнарның 4 мең гектарыннан, ягъни 20 процентыннан узган. Хуҗалыкларда көненә, иң кимендә дигәндә дә, барлыгы бер мең гектарлап җиргә орлык салу зарур.
-5 сентябрьгә кадәр көзге бодай чәчүне дә төгәлләргә тиешбез. Бу иң соңгы срок. Әгәр шуннан соңга калсак, уҗымнарыбыз температура, шикәр җыеп кала алмый. Гади генә әйткәндә, үсентеләр кышкы салкыннарга кадәр ныгып калырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин.
Быел "Күтәмә АГРОфирмасы " җәмгыяте 900 гектарда көзге бодай чәчеп калдырмакчы. Хуҗалык игенчеләре бу эшне 350 гектарда башкарып та куйган. Алар ике агрегат белән элиталы яхшы орлыклар чәчә. Күтәмәлеләр эш тәҗрибәләрен башкаларга семинарда да күрсәттеләр.
Чәчүдә Әмир, Лашман авылы тирәләрендәге кырларны эшкәртүче "Агропродукт" җәмгыяте өлгер эшли. Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятендә, "ЧирмешәнАГРО", Ивашкинодан "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларында да "кызу". Девичья Полянада "Якимова Ю.Г." хуҗалыгы инде күптән 100 гектарда көзге бодай, арыш чәчеп куйган. Белгечләр сүзләренчә, алар җирне дә шартына китереп эшкәрткәннәр. Димәк, уңышка өметләнеп була, диләр. Ә менә "Үтәмеш"тә, "Кара Чишмә"дә, "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәләрендә чәчүне кызулатасы бар.
-Кызганыч, көздән эшкәртелергә, сөрелергә тиешле мәйданнарның да әлегә бары 10 процентында гына тракторлар узды. Бигрәк тә шикәр чөгендере, борчак, кукуруз чәчеләсе кырларны, көзен, язын дым җыярлык, тирән итеп бик яхшы эшкәртеп калдырырга кирәк, Моны никадәр иртәрәк эшлисең, шулкадәр яхшырык, - ди агроном Рәдиф Гайнуллин.
Көзге сөрү, туфракны эшкәртү эшләре "Күтәмә АГРОфирмасы"нда, Лагеркадагы "Моляков В.А.", "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыкларында чагыштырмача яхшы оештырылган.
Уракка килгәндә, шул ук авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, июль аендагы яңгырлар аркасында сабанашлык культуралары як-ягына яшел яңа үсентеләр җибәргән. "Өсте сары, асты яшел" игеннәрне җыеп алу кыенлаша. Әлегә районда иген мәйданнарының чама белән яртысыннан, 19289 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Урак эшләре "ЧирмешәнАГРО", Шешминка, Бәркәтә якларында эшләүче "Лениногрск Агрофирмасы"нда, Күтәмәдә, "Агропродукт" җәмгыятендә оешканрак бара.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЧирмешәнАГРО урыпҗыю

2
X