"КүтәмәАГРОфирмасы" җитәкчелеге урак йомгаклары буенча иң алдынгы ике комбайнчыны санаторийга юллама белән бүләкләмәкче.
-Анысы көзгә инде, егетләрнең әлегә эше, күрәсез, кызу. Мактануым түгел, быел игеннәр искитмәле. Менә уҗым бодаеның гектарыннан, һич ялгансыз, 35-40 центнерлап уңыш чыкты. Басуларны яхшы ашладык, Ходай тәгалә вакытында яңгырын да бирде, - ди җәмгыять җитәкчесе Фәнүзә...