ЧирмешәнАГРО тег белән яңалыклар
-
«ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчылары уракка тотынырга старт кына көтә
Ике “Тукано” һәм ике “Полесье” комбайны әзерлек сызыгында. Аларда сигез комбайнчы эшләячәк. “Полесье”ның берсе быел беренче сезонга чыга. Тәҗрибәле комбайнчылар аны карап, тикшереп куйганнар, кырларның өлгергәнен генә көтәләр.
-
Киләсе елга да кала
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 29 мең гектарга якын мәйданда (тиешленең 56 проценты) җир эшкәртелгән. Кайбер участокларга, күренеп тора, сөрү агрегатлары язга гына керә алачак. "Сөлчә", "Күтәмә АГРО-фирмасы", алар үзләре биргән мәгълүматлар буенча, җирләрен тулысынча эшкәрткәннәр. Бу агротехник чара "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә дә өлгер башкарылды, эшкәртелмәгән участоклары күп түгел. "Лениногорск...
-
"ЧИРМЕШӘНАГРО" җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләде
2017нче елның урып-җыю эшләрен көйле алып барганы һәм уңышлы тәмамлаганы, районның агропромышленность комплексына шәхси өлеш керткәне өчен, җаваплылыгы чикләнгән "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте генераль директоры Илшат Сәйфулла улы Гозәеров муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кадыйр Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: Рөстәм Миңнеханов: «Бу - ашыгып карар кабул ителә торган мәсьәлә...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ җир эшкәртүне дә озакка сузмый
"ЧИРМЕШӘНАГРО" җир эшкәртүне соңгы гектарларда алып бара, монда 3010 гектарда сабан узган да. Әлеге хуҗалыкта тагын йөз гектарда шикәр чөгендерен казып аласы калган (бу культураны 450 гектарда үстергәннәр). Заводларга 10 мең тонналап чөгендер озатылган. "Лениногорск АГРОфирмасы"нда чөгендер 1500 гектарда игелгән, аны алуга керешмәгәннәр әле. "Күтәмә АГРОфирмасы"нда да эшкәртәсе участоклар күп...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте пай җирләре өчен исәп-хисап ясый
Җәмгыять моңа кадәр бер пайга берешәр центнер исәбеннән арпа һәм бодай бирсә, шушы көннәрдә 50 килограмм шикәр комы да өстәде. Сүз уңаеннан, шикәр чөгендере белән беррәттән, хуҗалык 440 гектарда игелгән көнбагыш уңышын да җыеп алу мәшәкатьләрендә. Май чималын Казан заводыннан килеп алалар. Безнең сайтта укыгыз: Яңа Чишмә районында бер сарык...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ комбайнчысы Айрат Хөсәенов инде икенче премия алачак
Ул "Клаас Тукано 450" маркалы комбайнда эшли. Яңа, җитештерүчән, уңайлы, гади техника. "ЧИРМЕШӘНАГРО" комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов аның белән быелгы урак башыннан районда иң күбе -1939 тонна бөртек суктырган. 17 көндә. Бер көндә ул хәтта 27 гектардан 135 тонна бөртек - уҗым бодае җыйган. Хуҗалыкта һәр 10 мең центнер...
-
Чирмешән районы игенчеләре урак темпын көчәйтә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында әлегә 6278 гектардан, ягъни тиешленең 16 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган. Бу күрсәткеч көн саен уртача 900-1000 гектарга үсә бара. Башкалар белән чагыштырганда, "ҮтәмешАГРО", "Сөлчә", "КүтәмәАГРО фирмасы", "БиоАГРО", "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә урак темпы югары, аларда барлык мәйданнарның 46-21 процент өлешендә комбайннар узган. Бүген күпчелек...
-
"ЧИРМЕШӘНАГРО"да һәр гектардан 53 центнер уңыш җыялар
Сишәмбе көнгә район хуҗалыкларында 4493 гектар мәйданнан (тиешленең 12 процентыннан) игеннәр суктырып алынган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "БИО АГРО" җәмгыятендә бу күрсәткеч - 675 гектар (тиешленең 28 проценты), Сөлчә"дә - 305 (21 процент), "ЧИРМЕШӘНАГРО"-да - 510 (17 процент), "Күтәмә АГРОфирмасы"нда - 420 ( тиешленең 18...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” да көнбагыш игеп тә оттылар
Узган җәйдә "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятендә 550 гектарда тәүге тапкыр бөртеккә көнбагыш игеп карадылар. Хуҗалык әлеге сары чәчәк төшләрен сатып, 3 миллион 327 мең сум табыш алган. Киләсе елда бу культураны 1000 гектарда чәчмәкчеләр. -Яшереп тормыйм, белеп бетермәвебез аркасында, әле ярты уңыш кырда калды, гектарыннан 7 центнер гына чыкты, - ди җәмгыять...
-
Чирмешәндә печәнгә төштеләр
Быел печәнгә шарты килде, вакытындагы яңгырлардан, җылылардан соң вак-төяк мал өчен үләннәрне хәтта урамнардан, тыкрыклардан ук чабып алырлык. "Шундый елны да терлек азыгы хәстәрли алмасак инде", - диделәр хуҗалык җитәкчеләренә районның авыл хуҗалыгы белгечләре "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятендә кичә узган семинар-киңәшмәдә. -Кызу, 30 градус бит. Минем, ярый әле, кабинада кондиционер бар, барыбер...
-
Чирмешән районында чәчүлекләр тәрбия көтә
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте язгы кыр эшләрен уңышлы дәвам итә, бүген биредә сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны төгәлләп киләләр, 520 гектарда чәчелгән шикәр чөгендере участокларын беренче кат химик юл белән эшкәртүне озакка сузмыйлар. "Күтәмә АГРОфирмасы" да чәчүлекләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Хуҗалыкта беркадәр мәйданда бөртеклеләр чәчелгән участокларны тырмалап куйганнар. Район буенча алганда, район...
-
“ЧирмешәнАГРО“да Яңа ел бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.
-
“ЧирмешәнАГРО“ бәйрәмдә фураж һәм шикәр комы өләште
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте киләсе елда да үз һөнәре буенча иң яхшыларны 50 мең, ә аеруча танылучы белгечләрне 100 мең сум премия белән билгеләп үтмәкче. Бу хакта күңелле хәбәрне Яңа ел алдыннан үткәрелгән корпоратив кичәдә, мәҗлестә җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәров җиткерде. Ә ул әйткән сүзендә тора белә. Бүген үзәк ашханәгә җыелып, 2015...
-
“ЧирмешәнАГРО“ фермалары кышка әзер
Районыбызның кайбер хуҗалыкларында кышын терлекләргә азыкны тагын "кыса төшеп" бирергә туры килмәгәе. Аларда печән, сенаж, силосның сыйфаты да, ни кызганыч, "колхоз малына бара инде" сыман итеп кенә әзерләнгән. Хуҗалыклар арасында терлекләрен җәйге лагерьлардан октябрь уртасында гына алып кайтучылар булган. Болай соңаруның сәбәбе - ферма биналарын ремонтлауга соң керешү. Ә менә...
-
Чирмешән кырларының өчтән бере генә эшкәртелгән
Октябрь якынлаша. Көзге эшләр азаеп, бераз ял итәргә вакыт сыман. Тик кырларыбызда эш байтак шул әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, районда кырларның бары 13200 гектары гына сөрелгән, эшкәртелгән. Бу - тиешленең 29 проценты. Дөрес, "Чирмешән АГРО"да - 2400, "Күтәмә-Агрофирмасы"да - 1620, "Сөлчә" җәмгыятендә 792 гектарда тракторлар узган. Алар...