Безнең районда
-
Югары Кәминкәдә Асельне Хәсәнә әбисе үстерешә
Югары Кәминкә авылында быел бер бала - Асель туды.
-
Чирмешән районы укучылары “Аҗаган” уенында катнаштылар
Кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында кадетлар мәктәп-интернаты командалары беренче урынны яулады.
-
Югары Кәминкәдән Таҗиевларның чебиләре чыккан да
Югары Кәминкәдә яшәүче Ришат һәм Энҗе Таҗиевлар өендә чеби тавышлары 2 апрельдә үк ишетелгән. Алар инкубаторларын 12 мартта кабызган булганнар.
-
Чирмешәндәге күл өчен тавыш бирегез
Берничә ел элек район үзәгендәге “Күлле” паркында үзгәртеп кору эшләре башланды.
-
Чирмешәнлеләр санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша
Санитар-экологик икеайлыкның беренче ике атнасында узган чисталык өмәләрендә 52 кеше катнашкан, барлыгы 11 кубометр чүп-чар җыелган.
-
1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен игелек ярминкәсе оештырды
Әлеге акциядә әти-әниләр, укытучылар да актив катнашты. Ярминкәгә кем нәрсә булдыра ала, шуны алып килгән.
-
Чирмешәндә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды
“Кәрвансарай”да нәрсәдер шартлатканнар дигән хәбәр биш минутта районны әйләнеп чыкты.
-
Чирмешән урманчылары яңа сезонны башлый
Урманчыларның яңа сезоны башланды дисәң дә була. Март аенда ук, карны тизрәк эретү өчен, питомникка көл сибеп чыкканнар. Ике питомникта да ясалма суыткыч ясаганнар.
-
Чирмешән юлларында скутерда йөрүчеләр күбәйде
Соңгы вакытларда урамнарда балалар һәм яшүсмерләрнең скутерда, мотоциклда йөрүләре гадәти күренешкә әверелде. Кызганыч, андый механик средстволарда һәлакәткә юлыгучылар да шактый.
-
Туймәт турында өченче китап дөнья күрде
Туймәт авылы тарихы тупланган тагын бер китап укучыларына барып җитте.
-
Чирмешән районыннан “Халык контроле”нә язылган хәбәрләрнең күбесе юллар белән бәйле
Чирмешән авыл җирлеге торак пунктларында яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр күп булган.
-
Чирмешән эшмәкәрләре законнардагы үзгәрешләр белән танышты
“Орион” яшьләр үзәгендә Казаннан килгән белгечләр катнашында узган чираттагы очрашуда эшмәкәрләр районда салым инспекциясе булмау, ә сораулар туганда телефон элемтәсенә чыгуда кыенлыклар барлыгын әйттеләр.
-
Югары Кәминкәдә мәдәният хезмәткәрен искә алдылар
Югары Кәминкә авылы китапханәсендә озак еллар авыл мәдәният йорты директоры булып эшләгән Резеда Сафиуллинаны искә алдылар.
-
Чирмешән районында үткән өч айда 15 сабый туган
Ел башыннан район ЗАГС бүлегендә 15 яңа туган сабыйга туу турында таныклык тапшырганнар. 2023 елның бу чорында 12 бала туган, шуларның өчесе - мартта.
-
«Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте Чирмешәндә форум үткәрде
Чирмешәндә “Орион” яшьләр үзәге базасында “Чиста булыр” һәр почмакта” проекты кысаларында беренче экологик-агарту форумы узды. Әлеге чарада район үзәгендәге мәктәпләрнең, лицейның өлкән сыйныф укучылары һәм аграр техникум студентлары катнашты.